25 гыйнварда Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Шекә авылында яшәүче Рәхимә Галимуллинага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Рәхимә әби Кысна авылында туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач Арча педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлагач төрле мәктәпләрдә укыта. Ире Әхәт белән биш бала үстерәләр.