ОСАГО полисы алганда өстәмә хезмәтләр тагарга ярамый
Арча районы прокуратурасына гражданнарның районның иминиятләү оешмаларында ОСАГО килешүе төзегәндә тормышны яки милекне иминиятләү полисы алырга мәҗбүр итүләре турындагы мөрәҗәгатьләре ешайды.
Иминиятләүчеләрнең мондый эше закон таләпләренә туры килми. “Транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында”гы Федераль закон таләпләре нигезендә, мәҗбүри иминиятләү килешүе иминиятләү оешмасына мөрәҗәгать итүче һәр кеше белән төзелергә тиеш.
“Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Федераль законның 16нчы маддәсенең 2нче өлеше нигезендә, бер товар (эш, хезмәт) алуны мәҗбүри рәвештә башка товарны (эш, хезмәт) алу белән бәйләү шарты кую тыела.
Шулай итеп, тормышны, милекне һ.б. иминиятләү полисы алыргамы, юкмы икәнлекне гражданин үзе хәл итәргә тиеш. Гражданин тормышын, сәламәтлеген яки милкен иминиятләү турында килешү төзергә теләми дигән сәбәп белән ОСАГО килешүе төзүдән баш тарту законсыз дип санала.
Ринат
Ситдыйков,
район прокуроры,
өлкән юстиция советнигы