Казанда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республикада хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсендә 2015 елда эшләнгәннәргә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елга бурычлар куелды.
Соңыннан Президент хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Арча районы өчен дә күңелле вакыйга булды. Рөстәм Миңнеханов Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка автобус ачкычы тапшырды. Әлеге автобус мөмкинлекләре чикләнгәннәргә хезмәт итәчәк. Автобус районга кайтты.
Район социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшләүче Фирдәвес Низамиевага Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды.