Сәнгать мәктәбе чыгышы сәнгатьчә

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Сәнгать мәктәбе чыгышы сәнгатьчә

Хезмәт коллективларының иҗат концертлары арасында Арча сәнгать мәктәбенең чыгышы үзгә иде.

Бу аңлашыла да, чөнки сәнгать мәктәбендә сәнгать кешеләре эшли. Концертны рәхәтләнеп, ял итеп карадык. Бер төркем җыр, музыка укытучыларының инструменталь ансамбльдә уйнауларын тып-тын калып, тәэсирләнеп тыңладык. Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова үзе дә сәхнәдә иде. Хореограф Венер Хисамиев һәрвакыттагыча тамашачыга әйбәт бер номер әзерләр. Бу юлы да алар Зилә Мортазина һәм бию коллективы белән бик матур чыгыш ясадылар. Аларга кушылып биеп китәсе килә... Кайберәүләр Альбина Фатыйхованы укытучы буларак белә, ул җырлаганда “Ничек матур җырлый!” – дип сокланучылар аз булмагандыр. Сәхнәгә бер-бер артлы чыккан 8 гармунчының уйнавы, эх, үзәкләрне өзде дә соң! Альберт Гайнетдинов, Нәзир Фәхретдинов, Рәдис Харисов, Вагыйз Әһлиуллин... бар да оста, бер-берсен уздырыштан. Кыскасы, һәр чыгыш турында сөйлисе килә, әмма ник сөйләп торырга, концертның үзен карарга кирәк бит. Икенче юлы Арча сәнгать мәктәбе коллективы чыгыш ясаганда килми калмагыз яме!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International