Иҗат чишмәләребез саекмасын
Әле кайчан гына Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова һәвәскәр шагыйрьләр иҗатын туплап җыентык бастыру турында хыялланып йөргән иде.
–Үзәк китапханә безне үз канаты астына алгач, шунда җыелабыз да, бер-беребезгә шигырьләребезне укыйбыз. Киңәшәбез, хисләнешәбез! Бай эчтәлекле, тирән мәгъ- нәле, җырлап торган шигырьләр ишеткәч, мин: “Эх, бу шигырьләрне китап итеп бастырып чыгарасы иде”, – дип уйлап куйдым.
Минем уем күмәк авторлар җыентыгы төзү иде. Бу китап һәвәскәрләргә бер бүләк тә, истәлек тә булыр иде, дип уйладым.
Узган Әдәбият елында, тәвәкәлләп, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев янына кердем. Теләгемне җиткердем, китап бастырып чыгаруда ярдәм итүен сорадым. Альбомыбызны карап чыкты, сораштырды.
– Берләшмәгә кемнәр йөри, кайда җыеласыз?... Бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез, тарала күрмәгез. Без бит Тукай якташлары! – диде ул.
Шул көннән соң зур өмет белән яңадан-яңа шигырьләребез туа торды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, якташ шагыйребез Рифат Җамал язмаларыбызны эшкәртергә булышты, киңәшләрен бирде, – диде Халидә Фәйзрахманова.
Һәм, ниһаять, “Каурый каләм” иҗади берләшмәгә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр әсәрләреннән тупланган “Шигъри тәлгәшләр” җыентыгы дөнья күрде. Аның белән бергә 2009–2015 елларда районның Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен алган талантлы яшьләребез әсәрләреннән җыелган китап та басылып чыкты. Узган атнада шушы ике китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.
“Шигъри тәлгәшләр” китабында 13 һәвәскәр шагыйрьнең (“Көзге ташу”, “Без – Тукайлы халык” китаплары авторы Минһаҗ Кашапов, Гөлчирә Нәҗметдинова, Майфәрвәз Миңнебаева, Факия Шәрәфетдинова, Зиннур Тимергалиев, Халидә Фәйзрахманова, Казанбаштан Рифкать Низамиев, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов, педагогика көллияте студентлары Гөлзилә Гафурова, Гөлүсә Мөхәмәтҗанова, Пөшәңгәрдән Рания Галәветдинова, Илфат Әскәров, Гөлсинә Зәкиева) шигырьләре тупланган. Бу көнне авторлар үзләренең шигырьләрен укыдылар, алар әсәрләренә язылган җырлар да яңгырады.
– Җыентыкны бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, “Каурый каләм”леләрне “Әдәби мәйдан”га чыгарып, Арча шәһәре халкына танытканнары, шундый матур кичә оештырганнары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде соңыннан Халидә Фәйзрахманова. – Теләгебез – берләшмәгә яшьләр килсен иде! Ничә еллардан бирле районда тапшырылып килгән Г.Тукай, Г.Ахунов премияләре лауреатлары, сез кайда? Тамырларыгызны онытмагыз! Үзегезнең Тукай якташы икәнегезне исегездән чыгармагыз! “Каурый каләмгә” килеп кушылыгыз!
Бу көн чын мәгънәсендә әдәбият сөючеләр кичәсе булды. 2009 елдан башлап, 2015 елга кадәр районның Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен алучылар да шактый җыелган иде. 7 ел дәвамында әлеге премиягә 59 талантлы яшьләребез лаек булды. Араларында югары белем алып, язучы, журналист булып киткән Рөстәм Галиуллин, Динә Шәкүрова, Айнур Галимов, Ләйсән Фәйзуллина, Фәнзилә Мостафина да бар. Арчаның Укучылар сараенда Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендә эшләп килүче “Нур” балалар телевидениесе, Дамир Таҗиев җитәкләгән “Хәят” радиостудиясе, сәнгать мәктәбенең хореография коллективы, гармунчылар ансамб- ле, “Публицистика”, “Проза”, “Поэзия” номинацияләрендә 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә премия лауреатлары бу көнне хисләрен яңартып, сүнмәс дәрт белән таралыштылар.
Әдәбият елында басылып чыккан “Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары” дигән китап менә шушы 59 талантлы якташларыбыз иҗатын чагылдыра. Алар да китапны тәкъдир итү кичәсенә үзләренең яраткан шигырьләрен, җырларын алып килгәннәр иде. Кичә җылы атмосферада, эчтәлекле һәм матур үтте. Якташыбыз, галим, шагыйрь, язучы Рифат Җамал да махсус кайткан иде.
– Бүгенге кичәдә булганнан, чыгышларны, моңлы татар көйләрен тыңлаганнан соң, иманым камил, туган телебез бетмәс, иҗат чишмәләребез саекмас, – диде ул соңыннан.
Гөлсинә Зәкиева