Җиңү үзе килми, аны яуларга кирәк
Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә үткәрелгән чараларда еш булырга туры килә. Аның үз үзешчәннәре, үз ансамбльләре (“Арча таңнары” – җитәкчесе Флера Шакирова, аккомпаниаторы Нәзир Фәхретдинов), үз театр сөючеләре, үз тамашачылары бар. Иң мөһиме – Илмира Фазылҗанова кебек 32 ел дәвамында эш өчен янып йөргән, бөтен дәртен, энергиясен, көчен, тырышлыгын мәдәният дөньясына биргән, сәнгатькә гашыйк тамашачыга хезмәт итүгә багышлаган хезмәткәрләре бар.
Бу мәдәният үзәгенә балалар гына түгел, яшьләр дә, өлкәннәр дә тартыла. Үз үзешчәннәре белән генә дә алар икешәр сәгатьлек концерт куя ала.
– Узган ел “Сүнмәс дәрт” дигән үзешчән театр коллективы оештырдык, – ди Илмира Фазылҗанова. – Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” пьесасын сәхнәләштердек. Гас- трольләргә дә чыктык. Айван, Кәче, Питомник, Урта Бирәзәгә, Кибәхуҗага (Теләче районы) бардык. Шунысы бигрәк тә әһәмияткә лаек, без сәхнәгә ветераннарны чыгардык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан куелган бу спектаклебез өчен коллектив район һәм шәһәр ветераннар советының Мактау грамоталарына лаек булды. Безнең үзәктә шунысы уңайсыз, сәхнә бик кечкенә иде. Шуңа спектакльләр куюда кыенлык- лар булды. Моннан чыгу юлын да үзебез табарга булдык. Районда үткәрелгән “Наркотикларсыз тормыш” чарасы (“Мәдәният һәм спорт наркотикларга каршы” массакүләм марафоны кысаларында) авторлык проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан югары бәяләнгәч (ноутбук белән бүләкләндем), бәйгеләрдә катнашырга гына кирәк, җиңәргә була икән, дигән фикергә килдем. Һәм ялгышмадым. “Театр сөючеләр клубы нигезендә “Сүнмәс дәрт” театр коллективы төзү” проекты белән муниципаль учреждениеләрнең иҗат коллективларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән бәйгедә катнашып, 200 мең сум грант оттым. Әлеге акчага шушы көннәрдә “Арча КСМ”ы ширкәте безнең үзәктә сәхнәне үзгәртеп корды.
Бу 2015 елда аларның бердәнбер уңышлары гына түгел. Моннан тыш үзәк район мәдәният идарәсе, Арча Мәдәният йорты тәкъдиме белән “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе” социаль-мәдәният проектлары республика смотр-бәйгесендә катнашып, призлы урынны яулый, 100 мең сум грант ота һәм бу акчага компьютер, принтер, телевизор, экран, диапроектор алына.
– Халыкка түләүле хезмәт тә тәкъдим итәбез. Шуларның берсе – 3D форматында кинофильмнар күрсәтү, – ди И.Фазылҗанова. – Чаралар үткәрүдә Айван мәктәбе, Арчаның икенче һәм дүртенче мәктәпләре укучы һәм укытучылары ярдәмгә килә.
Әнә шундый тынгы белмәс җан инде ул. Район мәдәният идарәсе, Арча Мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә торып, үзәк җитәкчесе Марат Котдусов белән килешеп, киңәшләшеп, аңлашып, шәһәр китапханәсе мөдире Любовь Капралова, аның ярдәмчесе Зилә Минашаева, оператор Данис Нурмөхәммәтов белән кулга-кул тотынып эшли ул. Нинди генә чара оештырырга алынмасын, алар Илмирага ярдәмгә килә. Ә киңәшле эш таркалмас, диләр. Уңышның башы да шундадыр, мөгаен. Дөрес, Илмираның сүнмәс дәрте, оештыру сәләте – беренче урында. Андый хезмәткәр белән эшләве җитәкчегә дә җиңелдер. Бер җиңү дә үзе килми, аны яулап алалар. Ә аның өчен Илмира Фазылҗанова кебек фанатлар кирәк.
Гөлсинә Зәкиева