Яшибез әле болай булгач
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың хисап чыгышын рәхәтләнеп тыңладык. Яшәү, тормыш дулкыны бөркелеп тора аннан.
— 2015 елда 16 бала туды, бу 2014 елгыдан 4кә артык, — диде ул. — Туу үлемнән ике тапкыр күбрәк.
Мондый уңай күренеш тагын кайсы авыл җирлегендә бар?
Биш пар өйләнешкән, аерылышучылар юк. Балалар бакчасына 33 бала йөри, тагын 20ләбе чиратта тора. Киләчәктә яңа бакча төзү турында сүз алып барыла.
Соңгы елларда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 5 яңа йорт җиткерелгән. Узган ел 7 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен ташламалы кредит алган. Терлек асраган кешегә азык белән проблема юк. Монда “Игенче” ширкәтенең роле зур.
Ширкәтнең баш агрономы Марат Вахитов әйтүенчә, узган ел инвестор хуҗалыкны ныгыту өчен 179 млн. сумнан артык акча керткән. Бер “Нью–Холланд” тракторы, чәчү комплексы һ.б алганнар.
Ел буена 181 млн. 703 мең сумлык продукция сатканнар. Бер кешегә 993 мең сум туры килә. Үсемлекчелектән 104 млн. сумнан артык акча кергән.
Механизаторлар Расих Нәҗметдинов, Кәнәфи Шәрипов, Илнур Габдрахманов, Харис Вильданов, Илнар Ситдыйков, Илнур Хәсәнов, сыер савучылар Нурзилә Гәрәева, Фәния Мөхетдинова, Рәсимә Нәфыйкова һ.б.ның хезмәтләре зур.
— Чәчү структурасын үзгәртәбез, — ди баш белгеч. — Бәрәңге игә башладык. Көнбагыш, кукурузны орлыкка игәчәкбез. Рапс белән болай да күптән шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта рапсның килограммын 20 сумнан алалар.
Узган ел 170 тонна рапс мае ягулык итеп кулланылган, күпме акчага экономия ясалган дигән сүз.
Хисап җыелышы яңа гына ныклап төзекләндерелгән мәдәният йортында үтте. Җирлектә мондый яңалыклар күп. Быел Наласага асфальт юл килер дип көтәләр. Халык үзе дә күктән төшкәнне көтеп утырмый. Акча җыялар да, урамнарга таш түшиләр. Үзара салым акчасының артып кайтуы да бик уңай хәл булды. Әлеге акчага чишмәләр, зиратлар төзекләндерәләр, юлларны яхшырталар.
— Материалны гына акчага алабыз, авыл яшьләре өмәләр оештырып эшли, — ди авыл җирлеге башлыгы.
Җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов катнашты.
— Дәүләт программалары һәркем үзе дә тырышсын дип исәпләнгән, — диде ул. — Бөтенләй бушка килгән әйбернең кадере булмый.
“Игенче” хуҗалыгы игенчелектә әйбәт эшли, техника көчле. Ә менә терлекчелектә мөмкинлекләр ирешелгәннәрдән күпкә зуррак. Фән нигезендә эшләп сыерлардан 10 мең килограмм сөт алу турында сүз бара хәзер.
Ильяс Фәттахов