30 январь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2000-2001 нче елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Яңа Кенәр егете Шакирзянов Венер истәлегенә гаиләсе һәм дуслары исеменнән абыйсы Шакирзянов Надил волейбол ярышлары уздырды. Ярышларда Яңа Кенәр, Шурабаш, Иске Ашыт, Ташкичу, Арчаның икенче номерлы мәктәбе командалары катнашты. Шулай ук егетләр белән беррәттән Яңа Кенәр мәктәбенең кызлар командасы да уйнады.
Бу ярышны уздыруда “Арча” спорт мәктәбе тренерлары Ахметов Тәлгать Хәбибрахманович һәм Ахметова Гүзәл Абубакировна башлап йөрделәр. Алар икесе дә Яңа Кенәр мәктәбендә волейбол түгәрәге алып баралар. Шакирзянов Венер Тәлгать Хәбибрахманович кул астында шөгыльләнгән оста волейболист булган. Гомумән, ул спортның барлык төрләрен дә якын күргән: футбол да уйнаган, хоккей командасында да алыштыргысыз уенчы булган.
Уен бик киеренке барды, чөнки командалар бар да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Финалда Арчаның икенче номерлы мәктәбе һәм Яңа Кенәр мәктәбе командалары очрашты. Кискен көрәштә Арчаның икенче номерлы мәктәбе 1 нче урынга чыкты (тренерлары Галәветдинов Руслан Рәдифович). Өченче урында Иске Ашыт мәктәбе командасы (физик культура укытучысы Саляхов Фарих Габделхакович), 4 нче урында Ташкичу мәктәбе командасы (тренер Сибагатуллин Марат Радикович) булды.
Спонсорлар ярышка бик ныклап әзерләнгәннәр. Барлык катнашучыларны җылы ризык белән сыйладылар, җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән, ә 1 нче урын алган Арчаның икенче номерлы мәктәбе командасы күчмә кубок белән бүләкләнде. Түбәндәге 4 яхшы уенчы спонсор тарафыннан кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар: Солтанов Айрат (Арчаның икенче номерлы мәктәбе), Аскаров Илсаф (Яңа Кенәр мәктәбе), Ахметов Ранил (Иске Ашыт мәктәбе), Анисимов Алексей (Шурабаш мәктәбе). Шулай ук спонсор ярышны хөкемдарлык итүче судьялар турында да онытмаган. Судьлар “Арча” спорт мәктәбе тренеры Сафин Рәшит, Яңа Кенәр егете Әхмәтгәрәев Рәмис, секретарь Ахметова Лилия кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Егетләр белән беррәттән уйнаучы Яңа Кенәр мәктәбенең кызлар командасы да спонсорның күз уңыннан төшеп калмый. Ул аларга да үзенең бүләкләрен тапшыра. Шакирзянов Надил тренерлар Ахметов Тәлгать абыйга һәм Ахметова Гүзәл апайга ярышны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Ярышларда шулай ук Арча районының волейбол федерациясе җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Адгамович та катнашты, тренерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм алар киләчәк ярышлар турында фикер алыштылар. Барлык катнашучылар да оештыруыларга рәхмәтләр укып, бу ярыштан бик канәгать калып һәм аның дәвамлы булуын теләп таралыштылар.