29 нчы гыйнвар көнне Мамадыш шәһәрендә XIII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде. Эш 4 секциядә узды.Республика буенча 1 нче турда 306 укытучы катнашкан, шуларның 60 ы 2 нче турга узган. 60 укытучы арасында икесе безнең районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары:Наласа урта гомуми белем мәктәбеннән Габдрахманова Гөлниса Вагыз кызы «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк» секциясендә , Арча 7нче номерлы урта гомуми белем мәктәбеннән Файзуллина Алсу Мостафа кызы, «Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас» секциясендә уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңүче дипломына ия булдылар.