Мамадышта XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Мамадышта XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде. Эш 4 секциядә узды. Республика буенча 1 нче турда 306 укытучы катнашты, шуларның 60ы 2нче турга узды. 60 укытучының икесе безнең районнан. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Наласа мәктәбеннән Гөлниса Габдрахманова, Арчаның 7нче мәктәбеннән Алсу Фәйзуллина уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңүче дипломына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International