Район хуҗалыкларында

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында 2 февральдә бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга артык.

 

“Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә уртача савым 26,9 килограмм. Иң аз савым “Арча” ширкәтендә — 8,8 килограмм гына.

 

Быел басуларга 22935 тонна органик ашлама чыгарылды. Шуның 6600 тоннасы — “Мәрҗани” ширкәтендә.

 

Район хуҗалыкларындагы 282 чәчкечнең — 169ы, 250 культиваторның — 144е, 24 чәчү комплексының — 8е, 691 тракторның 305е ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International