Божа балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча атналык үткәрелгән. Бу көннәрдә биредә ата-аналар һәм балалар белән төрле чаралар оештырылган. “Кызыл, сары, яшел” дигән спорт чарасында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсеннән Э.Мөхәммәтҗанова һәм участок инспекторы Р.Зарипов та катнашкан. “Бәйрәмдә балалар клоун Клепа белән табышмаклар чиштеләр, үзләрен машина белән идарә итүчеләр урынына куеп, светофор төсләренең нәрсә аңлатуын тагын бер кат исләренә төшерделәр, юл билгеләре буенча пазллар җыйдылар. Соңыннан кунаклар балаларга бүләкләр бирделәр, киңәшләрен әйттеләр”, – дип хәбәр итә безгә балалар бакчасы тәрбиячеләре Р.Сабирова һәм Л.Сабирова.