Прокуратура аңлата

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Прокуратура аңлата

РФ Хезмәт кодексының 142нче маддәсе нигезендә, хезмәт хакын 15 көннән артык түләмәгән очракта хезмәткәр, эш бирүчегә язмача рәвештә белдереп, тоткарланган сумманы түләгәнчегә кадәрге чорда эшен туктатырга хокуклы.

Түбәндәге очракларда эшне туктатырга ярамый:

— хәрби, гадәттән тыш хәлләр кертү яки гадәттән тыш хәлләр турындагы законнар нигезендә аерым чаралар кертү чорында;

— Россия Федерация- се Кораллы Көчләре органнарында һәм оешмаларында, илнең сак- ланышын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре белән бәйле башка хәрби, хәрбиләштерелгән һәм башка формированиеләрдә һәм оешмаларда, һәлакәт–коткару, эзләү–коткару, янгынга каршы эшләрдә, табигать бәла–казаларын һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү яки бетерү эшләрендә, хокук саклау органнарында;

— дәүләт хезмәткәрләренә;

— җитештерүнең, җиһазларның аеруча куркыныч төрләренә турыдан–туры хезмәт күрсәтүче оешмаларда;

— хезмәт бурычларына турыдан–туры халыкның яшәешен тәэмин итү эшләрен башкару (энергия белән тәэмин итү, җылыту һәм җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, элемтә, ашыгыч ярдәм һәм кичектергесез медицина ярдәме) кергән хезмәткәрләргә.

Хезмәткәр эшен туктату чорында үзенең эш вакытында эш урынын калдырып китә ала.

Эш тукталган чорда хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы саклана.

Эш туктатылган чорда үзенең эш урынында булмаган хезмәткәр эш бирүчедән тоткарланган хезмәт хакын хезмәткәр эшкә чыккан көндә түләргә әзер булуы турында язмача белдерү алганнан соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча эшкә чыгарга бурычлы.

Ринат Ситдыйков, район прокуроры, өлкән юстиция Советнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International