Көрәшкә игътибар арта
Арчада “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район башлыгы призына көрәш буенча ярышлар булды.
– Бүген Арча педагогика көллияте, халыкны социаль яклау бүлеге, “Ак Барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Ватан”, “Северный” ширкәтләре көрәшчеләре белән беррәттән Балтач, Әтнә, Биектау, Саба районнары спортчылары да бил алыша. Барлыгы 95 кеше ун үлчәү категориясендә көч сынаша, – диде районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Көрәш буенча ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Моңарчы бу ярышларны без район күләмендә оештыра идек. Быел күрше районнар көрәшчеләрен дә чакырырга булдык. Аның үз сәбәпләре дә бар. Төп сәбәбе – районда көрәшкә игътибарны арттыру. Аннан безне авылдан яшьләрнең китүе дә борчый. Тартыгыз балаларны көрәшкә. Арчада гына түгел, авылларда да, – диде ул. – Аннан Сабантуйга республика Президенты килүе көтелә. Мөмкинлек булса, бәлкем, абсолют батырга бүләккә җиңел машина куярбыз. Ә бүген сезгә уңыш-лар һәм җиңүләр телим.
Ярышларга бәйрәм төсе кертеп, җырчыбыз Расих Галимҗанов көрәшчеләр турындагы җырын башкарды. Гимн астында флаглар күтәрелде.
– Шулай да без яшь чакта көрәшкә мөнәсәбәт икенчерәк иде, – диде көрәш барышын бик игътибар белән күзәтеп торган җанатар Ленар Заһидуллин. – Мин үзем дә ветеран көрәшче. Ике тапкыр Татарстанда призлы урынны яуладым. 1979 елда команда – икенче, мин үзем беренче булдым. Ул чакта 70 килограммлы үлчәү категориясендә 68 көрәшче идек. Хәзер бөтенесе бергә шуннан аз гына артык. 1998 елда команда да, ветераннар арасында мин дә икенче урынны яуладык. Сабантуйларда көрәштем. Анда да бер үлчәү категориясендә 32 кеше җыела идек.
Бу көнне Арча районы командалары арасында беренче урынны Наласа командасы яулады. Икенче урында “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте, өченче – халыкны социаль яклау бүлеге командалары.
Аерым көрәшчеләр арасында да күп үлчәү категориясендә призлы урыннарны арчалылар чит районга бирергә тырышмады. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов, Арча педагогика көллиятеннән Рамил Хәкимҗанов, Пөшәңгәрдән Илназ Шакиров, Наласадан Фаяз Зарипов, Илнар Гайнетдинов, Арчадан Илшат Идиятов яулады. Икенче урыннарны Арчадан Илнар Сөнгатов, Илнур Зәйнуллин, Наласадан Дамир Әһлиуллин, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Ранил Сабирҗанов, Илдус Насыйбуллин, Фаил Рәхимов, Арча педагогика көллиятеннән Нәсим Габидуллин алды. Өченче урынга Арча педагогика көллиятеннән Радик Хәйруллин, Айназ Мөхәммәтҗанов, Илшат Фазылҗанов, Илдар Зарипов, Наласадан Динар Шакиров, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Васыйл Шиһапов, Ранис Закиров чыкты.
Гөлсинә Зәкиева