Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы
Илнар Ильязов Кәче авылыннан. Арча агросәнәгать көллиятендә төзүче–мастер булырга укый. Голбол уйный. Спортның бер төре ул. Бездә таныш түгел. Илнар аңа Лаешта сукырлар өчен мәктәптә укыганда өйрәнә.
– Илнар башлангыч сыйныфларда Кәчедә, аннан Арчаның икенче мәктәбендә укыды, – ди егетнең әнисе Фәридә Нигамова. – Тик күзләре начар күрү сәбәпле, аны Лаешка сукырлар өчен мәктәпкә җибәрергә туры килде. Шунда ул голбол белән шөгыльләнә башлады. Ошап китте. Хәзер менә Россиянең төрле төбәкләренә уеннарга йөри.
– Бу спорт төре параолимпия уеннарына кертелгән. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен футбол ул, – ди яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. – Аны ятып уйныйлар, күзләре бәйләнгән килеш, тупны тавышка тоталар (туп та махсус, тавыш бирә торган).
Илнар хәзерге вакытта Татарстан җыелма командасы составында уйный. Чувашиядә үткән Россия чемпионатында беренче урынны яулаган. Спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булган.
Спорт мастерлыгына кандидат күкрәк билгесе белән таныклыгын Илнар Ильязовка район башлыгы Илшат Нуриев тапшыр- ды. Чемпион тәрбияләп үстергән әнисе Фәридә Нигамовага чәчәк бәйләме бүләк итте.
– Улымның уңышы минем өчен дә зур шатлык, – диде соңыннан Фәридә ханым. – Киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр яуларга насыйп булсын.
Гөлсинә Зиннәтова