Стажлы киленнәр көч сынашты
Авыллар арасында “Төп йорт килене–2016” район бәйгесе бара. Бәйге татар халкының гореф–гадәтләрен саклауның гаилә өчен мөһимлеген ачыклау, татар хатын–кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек тәрбияләү максатында үткәрелә. Шарты буенча анда төп йортта яшәүче төрле яшьтәге киленнәр катнаша ала.
“Төп йорт килене–2016” бәйгесе берничә зонада булды инде. Чираттагысы узган җомгада Сикертән мәдәни–спорт үзәгендә узды. Анда Урта Курса, Сеҗе авыл җирлекләренә кергән авыллар төп йорт киленнәре катнашты һәм көч сынашты.
Менә сәхнәгә тамашачы алдында чыгыш ясарга һәм үз осталыкларын күрсәтергә батырчылык иткән Сикертәннән Рамия Салихова, Ташкичтән Ләйсән Габдрәшитова, Чөмә–Елгадан Халидә Әүхәдиева, Урта Курсадан Лилия Камалова һәм Корайваннан Резеда Шакирова чыкты.
Стажлы киленнәрне төрле яктан сынадылар. Иң беренче булып алар үзләре белән таныштырды. Тик бу гадәти генә чыгыш булырга тиеш түгел иде. Жюри әгъзалары сәнгатьлелек тә, гыйбрәтлелек, эстетик зәвык, миллилекне тә исәпкә алды. Шулай ук үзләрен тәкъдим итүдә буыннар бәйләнеше дә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт тә күрсәтелергә, гореф–гадәтләр, җирле төбәкнең тарихы да чагылыш табарга тиеш.
Әйе, шуларның барысын бергә туплап, тулы, эчтә- лекле һәм тамашачы кабул итә торган матур да, кызык- лы да чыгыш ясау җиңел эш түгел. Әмма киленнәр тырышкан, кызыклы материаллар туплаган.
– Кайнана белән 23 ел иңне–иңгә куеп яшәдек. Ирем гармунчы иде, ул вафат инде. Ике кызыбыз буй җитте. Икесе дә үзем, әтиләре кебек сәнгатькә гашыйклар. Өчебез бергә “Гөргөри кияүләре”ндә уйнадык, – диде Рамия һәм сүзләрен раслагандай кызы белән җыр башкарды.
Өч бала анасы Ләйсән Габдрәшитова Ташкичтән. Яңа Чүриледә интернатта эшли. Төрле ярышларда катнашып килә.
– Шәһәргә эшкә киткән идем. Кире кайттым. Мәхәббәтем тартып кайтарды, – диде ул.
Чөмә–Елгадан Халидә Әүхәдиева күпләргә таныш. Атказанган мәдәният хезмәткәре ул. Сәхнәләргә чыгып җырлап җибәрсә, тирә–юньне моңга күмә, күңел кылларын тибрәтә. Үрнәк гаилә дә төзегән. Өч баласы, алты оныгы бар. Тегәргә, чигәргә, бәйләргә ярата, чәчәкләр үстерә.
– Мин 30 ел кайнана белән яшәдем. Бик яхшы кеше иде, серләребез туры килде, – диде ул.
Ә менә Урта Курсадан Лилия Камалова турында авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина алдан ук әйтеп бирде.
– Сарай Чокырчада ферма мөдире булып эшләде ул. Кыш уртасына кадәр фермага мотоцикл, аннан ат җигеп йөрде. Хәзер Урта Курса фермасында ясалма орлыкландыручы.
Шуның өстенә биш бала анасы да Лилия. “Хатын–кыз гаиләдә бәхетле булса, аның эше дә гөрләп бара. Ирем бик яхшы минем. Кулыннан килмәгән эше юк. Балаларга һәрьяклап үрнәк”, – диде ул.
Резеда Шакирова аш–су остасы. Ул көнне сәхнәгә милли татар киеменнән чыкты. Тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итте.
Икенче бәйге шарты буенча киленнәр музыкаль осталыкларын күрсәттеләр. Аларның һәрберсе җырга оста икән бит. Талантлы киленнәр. Бу юлы Рамия энесе белән сәхнәгә чыкты, Лилиягә ярдәмгә ире һәм балалары, хәтта оныклары да килде, Ләйсәнгә өч сабые чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
“Кем мин һәм кайдан минем тамырларым” исеме астында бәйгедә катнашучылар нәсел шәҗәрәсен ясап алып килгәннәр иде. Нинди күләмле һәм авыр хезмәт! Җиде буын туганнарыңны барлап, нәсел агачына төшер әле!
Ләйсән бу эшне башкарганда, нәселендә язучы, фәннәр кандидаты, журналист кебек танылган шәхесләр барлыгын белгән һәм шулар белән горурлануын җиткерде.
– Минем 95 яшьлек әнием бар. Шуның белән Насыйбулла бабам нәселеннән 93 кешене барладык, – диде Халидә.
“Килен күчтәнәче” дигән өй эше бәйгесендә киленнәр милли ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Алай гына булса иде әле. Шуларны әзерләү вакытын видеога да төшергәннәр.
Һәрьяклап уңган төп йорт киленнәрен “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тәбрикләде һәм аларга “конвертларда” күчтәнәчләр тапшырды. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова бәйгегә нәтиҗә ясады.
– Бүген без җиңүчеләрне билгеләмибез. Кемнең күпме балл җыйганлыгын гына әйтәбез. Барлык зоналарда бәйгеләр үткәннән соң, финалга иң күп баллар җыйганнар чыга. Бер зонадан берничә кеше булырга да мөмкин. Әмма без әле сезнең турыда авыл җирлекләреннән дә сорап белешәчәкбез, – диде Г. Гарифҗанова.
Ә А.Нурьязанов финал ярышында (Арчада) җиңүчеләргә биреләчәк бүләкләр белән таныштыр- ды. Беренче урынга – 20, икенчегә 15 мең сумлык суыткычлар, өченче урынга 10 мең сумлык кер юу машинасы, 4–7 урыннарны яулаучыларга 8әр мең сумлык тузансуырткыч.
Гөлсинә Зәкиева