Яңа өметләр белән
28–29 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыеннары үтте.
Аларда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасары Камил Гомәров 2015 елда башкарылган эшләр, 2016 елда алда торган бурычлар турында чыгыш ясадылар.
Арча шәһәре җирлегенә 6 торак пункт керә, гомуми мәйданы — 2941 гектар, шәһәрнеке 1769 гектар. Шәһәр территориясендә 4385 шәхси һәм 594 күп фатирлы йорт бар. Җирлеккә кергән авылларның иң зурысы — Төбәк–Чокырча, анда 263 хуҗалык. Айванда — 189, Зур Бирәзәдә — 165, Күпербашта — 163, Божада — 156.
Бүгенге көндә җирлектә 23077 кеше яши, бу район халкының 44 проценты. Төбәк–Чокырчада — 697, Айванда — 612, Күпербашта — 461, Божада — 410, Зур Бирәзәдә 403 кеше.
Соңгы елларда халык саны үсеш ягында. 2015 елда 811 кеше арткан. 455 бала туган, 261 кеше үлгән.
Муниципаль берәмлек территориясендә 20 эре сәнәгать, төзелеш һәм хезмәт күрсәтү предприя- тиеләре, 300дән артык кечерәк сәүдә, җәмәгать тук- лануы һәм хезмәт күрсәтү объектлары эшли.
Җирлектә 6 китапханә, 2 музей, 4 урта, 4 башлангыч мәктәп, 11 балалар бакчасы, педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте филиалы, спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе, үзәк хас- таханә, 3 фельдшер–акушерлык пункты, бассейны булган спорт комплексы, Боз сарае эшләп тора.
Районда, шул исәптән Арча шәһәрендә дә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча зур эшләр башкарыла, күп төрле федераль һәм республика программалары гамәлдә. Узган ел районда 31 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, шуның 76 проценты — шәһәр җирлегендә. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын үтәү төгәлләнеп килә. Былтыр 8 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде. 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 40 урынлы балалар бакчасы белән Арчаның 3 номерлы мәктәбе файдалануга тапшырылды. Балалар сәнгать мәктәбе, үзәк хас- таханәнең икенче корпусы ныклап төзекләндерелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев үзенең чыгышында узган ел шәһәрдә җинаятьләр саны артуын әйтеп үтте. Болар, нигездә, урлау, алдау кебек җинаятьләр. Административ тәртип бозулар күп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми.
Районда терроризм, экстремизм күренешләрен булдырмауга зур игътибар бирелә. Гомумән алганда, районда һәм шәһәрдә хәл тотрыклы, ныклы контроль астында. Балигъ булмаганнар арасында хәл тотрыклы булуы куандыра. Шул ук вакытта тынычланып ка- лырга да ярамый. Җәмәгатьчелек белән ныклы элемтәдә булганда гына нәтиҗәле эшләп була. Шәһәрдә 4 ирекле халык дружинасы эшли, аларның активлыгын арттырасы бар.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында 2015 елның районыбыз өчен уңышлы булуын әйтте. Республика буенча иң күп ашлык җыйнап алдык. Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт. Шулай ук төзүчеләр матур эшләре белән куандырды. 2016 елда да төзү темпы кимеми. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка районга шулай булышуы өчен зур рәхмәт. Узган ел районыбызда 4 балалар бакчасы ачылды. Арча шәһәрендәге юл–урам челтәрен норматив хәлгә китерү өчен 60 млн. сумнан артык акча тотылды.
2016 елда район буенча кимендә 27 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Күп фатирлы 6 йорт нык-лап төзекләндереләчәк. Арча шәһәренең 7 урамында муниципаль юл фонды исәбенә юл салу, 6 урамга вак таш түшәү, 14 урамны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Барысы 20 километр арада 56 млн. сумлык эш башкарылачак.
Быел Арча шәһәренең көнбатыш өлешендә яңа урта мәктәп төзү планлаштырыла. Районда, шул исәптән Арча шәһәрендә яңа эш урыннары булдыру буенча да эш алып барыла. Стадион янында пляж, ял зонасы төзеләчәк һ.б.
Илшат Габделфәртович җыенда катнашучыларның сорауларына да тулы җавап бирде, ачыклык кертүне таләп итә торганнарын өйрәнеп, соңрак җавап биреләчәген әйтте. Шәхси торакны ремонтлауда ярдәм сораучылар да булды, кызганыч, моның өчен район бюджетында акча каралмаган. Әмма район хакимияте бик мохтаҗ кешеләргә иганәчеләр ярдәмендә булышлык күрсәтергә тырыша.
Ильяс Фәттахов