Туган як тургае

2016 елның 5 феврале, җомга

Туган як тургае

Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсе “Казан арты” тарих–этнография музее белән берлектә “Әдәби кунакханә”дә юбилей кичәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары, “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, студентлар катнашты.

“Туган тел китабы”, “Татар теле дәресләре” (“Уроки татарского языка”), “Абага чәчәге” дигән очерклар, фәнни–публицистик мәкаләләр, “Күңел ялкыны”, “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары” исемле шигырьләр, поэмалар, җырлар китаплары авторын район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, үзәк китап- ханә һәм музей җитәкчеләре Лилия Фазылова, Ришат Камалов тәбрик- ләделәр.

– Мин Арча үзәк китапханәсендә мондый кичә оештырылуы турында ишеткәч, ул көнне зарыгып көтеп алдым. Якташларым, дусларым, укучыларым белән очрашып, чын күңелдән сөйләшәсем килде, – диде Хәнәфи Бәдигый.

Ул безнең районда, Мөрәле авылында гади колхозчы гаиләсендә туып–үскән.

– Мөрәленең яшел чирәмле урамыннан ялан тәпиләп, кулына тал чыбыгы тотып, усал ата казларны куып йөргән, тора–бара әнисенә ярдәм итә башлаган малай тормышның җырлап кына бармаганлыгына тиз төшенә. Гыйлем алыр- га кирәклеген дә аңлап ала. Мәктәптән соң Арча педагогия училищесында укый, Сикертән мәктәбенә математика укытучысы булып килә. Шул ук вакытта югары белем дә ала. Хәзер инде югары белемле педагог буларак башта Кама Тамагы районындагы, аннан үзебездәге Урта Пошалым мәктәпләрен җитәкли, – дип бик матур итеп таныштырып үтте тамашачыларны алып баручы Әлфия Галимова.

Очрашуда Хәнәфи Бәдигыйны яшьлек елларына “сәяхәткә” дә алып чыктылар. Педагогика көллияте студентлары аның әсәрләрен укыдылар. Урта Пошалым мәктәбе китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова авылдашлары, укучылары, үзе белән бер чорда эшләгән укытучылар исеменнән юбилярны котларга килгән иде. Ул аңа Урта Пошалым мәктәбендә эшләгән елларда төшкән фоторәсемен (зурайтылган) бүләк итте. Бу хөрмәтләүгә күңеле нечкәреп киткән Хәнәфи ага да түзмәде, туган ягына багышланган, балачак, яшьлек елларын тасвирлаган шигырьләрен укып китте.

Хәнәфи Бәдигый берара “Коммунизмга” район газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшләп ала. Буш вакытларында шигырьләр, очерклар яза. Кем белә, бәлкем, иҗатының ныгуы, үсүе шуннан булгандыр. Вакыт үткән саен аны әдәбият ныграк җәлеп итә, фән дөньясы үзенә бөтереп алып кереп китә.

Ул шагыйрь, журналист кына түгел, галим, югары уку йортында студентларга белем бирүче педагог та. Мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр дә төзегән. “Казан” журналы мөхәррире булган, “Мирас” журналы өчен дә язган, шул ук вакытта Казан консерваториясе доценты да. Россия, Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы да.

Хәнәфи Бәдигый төрле жанрда иҗат итә. Шигырьләре арасында юмористик, сатирик рухтагылары да бар, поэмалары, балалар өчен язылганнары да күп. Алар һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы, тәрбияви мәгънәгә ия.

Очрашуда катнашучылар – әдәбият, шигърият сөюче, аның иҗаты белән якыннан танышып баручылар. Фәрхәт ага Зыятов, Хәсибә апа Гатауллина хатирәләре белән уртаклаштылар, аның үзләренә ошаган кайбер шигырьләре белән таныштырып үттеләр. Расих Галимҗанов та бу кичәне матур җырлары белән бизәде.

Соңыннан Хәнәфи Бәдигый редакциядә дә булды.

– Сезне якын итеп, күрәсем килеп кердем, – диде ул һәрвакыттагыча тыйнак кына елмаеп. – Китапханәдә бик матур кичә булды әле. Бик зурладылар, рәхмәт якташларыма. Яшьләр дә, өлкәннәр дә килгән иде. Шигырьләремне укыдылар. Минһаҗ Кашапов, Ринат Фазлыйәхмәтов бик матур теләкләр әйтте. Туган ягымда иҗатым белән даими танышып баруларына, мине шулай олылау- ларына чиксез шат мин. Ә китапханә һәм музей хезмәткәрләренә шундый очрашу оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International