Күренекле шәхесләр белән очрашу
“Казан арты” тарих–этнография музее хезмәткәрләре 3 февраль көнне Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Алар анда күренекле шәхесләр белән очраштылар. Әдәбият галиме Хәй Хисмәтуллинның кызы, химия фәннәре кандидаты Ләйлә апа Хисмәтуллина, оныгы, физика–математика фәннәре кандидаты Наилә Хисмәтуллина, язучы Госман Бакировның кызы, медицина фәннәре кандидаты Суфия апа Бакирова, оныгы Айдар Бакиров, Госман Бакировның абыйсының улы Рөстәм Бакиров, язучы, драматург Диас Вәлиевның хатыны, сәнгать фәннәре кандидаты Динә Вәлиева белән очрашулар вакытында музей хезмәткәрләре якташ язучыларыбыз турында сөйләгән истәлекләрне яздырып алдылар, аларны фотога төшерделәр.
Язучыларыбызның иҗаты һәм тормышлары белән бәйле истәлекле документлар, шәхси әйберләр музей фондын тагын да тулыландырды.
Р. Гарифҗанова