“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үзәк китапханә белән берлектә китап сөючеләр арасында “Яшьлек елларым китабы” исемле бәйге игълан итә. 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр яшь вакытта укып, күңелегезгә уелып калган китабыгыз турында әдәби тел белән язылган хатирәләрегезне (китапның авторын, исемен күрсәтеп) үзәк китапханәгә яки электрон адреска җибәрә аласыз. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә, иң яхшы эшләр газетабыз битләрендә урын алачак. Тулырак мәгълүматны үзәк китапханәгә шалтыратып яки китапханә, ВКонтакте сайтларына кереп карый аласыз. Адресыбыз: Банк урамы, 2а йорт, тел.: 3-21-78, электрон адрес: Arsk.CB@tatar.ru, сайт: https: //kitap.tatar.ru.