комиссия утырышы узды

2016 елның 5 феврале, җомга

3 февральдә Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны башкаручыларның хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия утырышы узды.

 Комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Любовь Осина комиссиянең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Ел дәвамында комиссиянең 10 утырышы үткәрелгән. Аларда муниципаль хезмәткәрләрнең законнарны үтәүләренә, керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүмат бирүләренә бәйле мәсьәләләр каралган. Утырышта 2016 елга эш планы кабул ителде. Билгеле булганча, муниципаль хезмәттәгеләр 30 апрельгә кадәр ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында декларация тапшыралар. Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов белдерүенчә, кисәтүләргә карамастан, бу документны тутырганда хаталар җибәрүчеләр бар. Ул киләчәктә моңа юл куймаска чакырды һәм закондагы кайбер үзгәрешләр белән таныштырды. Район хакимиятендә муниципаль хезмәткәрләргә бу мәсьәләдә ярдәм итү өчен махсус белешмә дә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International