Табибка күренеп торыгыз

2016 елның 5 феврале, җомга

Табибка күренеп торыгыз

Казанда үткән шимбә көнне уздырылган видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.

Һәр елны республикада 16000нән артык кешедә әлеге чир ачыклана. “Рак хөкем карары түгел, ул диагноз”, – дип ассызык- лап үтте министр. Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: “Иң зур шанс – халыкны диспансерлаштыруда”, – диде.

Безнең Арча районында хәлләр ничек тора? Без бу турыда район үзәк хастаханәсе онкологы Илшат Ибәтуллин белән сөйләштек.

– Илшат Ришатович, безнең районда да онкология чире артамы?

– Әйе, бу күренеш безнең районда да күзәтелә. Бер елга 156–165 кешене онкология чире буенча исәпкә алабыз. 2016 елның башыннан барысы 938 кеше онкология диспансерында исәптә тора. Шуның 471е 5 елдан күбрәк гомер итә. Чир иртә ачыкланган һәм вакытында дәваланган очракта авыру озак яши, әлеге чирдән тулысынча котылып була.

– Димәк, табибка даими рәвештә күренеп торырга кирәк.

– Әлбәттә. Халыкны диспансерлаштыру кешедәге чирне алдан ачык-лау һәм аның гомерен озынайту максатыннан оештырылган кампания. Моннан файдаланып калырга кирәк.

– Нинди медицина тикшерүләре үтәргә киңәш итәсез?

– Ел саен флюорография үтәргә, 40 яшьтән соң үңәч, ашказаны, унике илле эчәкне тикшерү өчен ФГДС, юан һәм туры эчәкне тикшертергә кирәк. Корсак куышлыгындагы бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талакны һәм бөерләрне, бәвел куыгын УЗИ аша карау киңәш ителә. Шулай ук калкансыман эчке бизләр буенча да табибка күренү зарури. Хатын-кызлар ел саен маммолог, гинекологта күренергә, ир-атлар мәни бизенең (простата) хәлен ачыклау өчен 45 яшьтән соң ПСА анализын тапшырырга тиешләр. Елга бер тапкыр профилактик карау бүлмәсендә белгеч күзәтүен узу зарури. Бу күз белән дә күреп була торган тәндәге үзгәрешләрне ачыклау өчен кирәк.

– Бездә моның өчен мөмкинлекләр бармы?

– Район үзәк хастаханәсендә диагностик чараларны узар өчен күпчелек мөмкинлекләр булдырылган. УЗИ, ФГДС үткәрелә. Рентген компьютер томографиясе хезмәт күрсәтә. Лаборатория эшли. Шул ук вакытта стационарда маммография аппараты булдыру өстендә дә эшлибез. Бүген бу хезмәтне районда күчмә маммография аппараты башкара.

– Бүген медицина алга китте, дип сөйләшәбез.

– Төгәл диагностика, яңа дәвалау ысуллары, яңа анализлар, заманча медицина җиһазлары – болар бар да медицинаның алга таба үсешен күрсәтә. Дәвалау ысуллары күпкә уңайланды. Элек чит илләрдә генә ясала торган кайбер операцияләр хәзер республиканың онкология диспансерында башкарыла. Химия терапиясе яңа препаратлар белән үткәрелә. Аны Арча үзәк хастаханәсендә дә уңышлы гына эшләп киләбез.

– Нинди онкология чирләре күбрәк?

– Районда беренче урында хатын-кызларда күкрәк бизе шеше тора, аннан тире, үпкә, сулыш юллары, мәни бизе, ашказаны шеше һ.б.

– Авырмас өчен киңәшләрегез.

– Кеше үзенә игътибарлы булсын, табибка күренеп торсын иде. Ашауны дөрес итеп көйләргә, күбрәк хәрәкәтләнергә, начар гадәтләрдән арынырга, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, симерүдән, стресс- лардан, көчле кояш нурларыннан сакланырга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International