Зиннур Тимергалиевның беренче китабы

2016 елның 5 феврале, җомга

Зиннур Тимергалиевның беренче китабы

Арчада яшәүче Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә берничә көн кала Зиннурның үзе белән сөйләшкән идек. “Әсәрләрегезне берәрсенә укыттыгызмы?” — дип сорадым. Берәр көчле язучы яки тәнкыйтьчедән укыту турында сүз бара иде. “Якташыбыз Вакыйф Нуриев укыды, китапка бәяне ул бирде”, — диде Зиннур.

Ни өчен сорадым мин бу турыда? Чөнки язылган әдәби әсәргә көчле язучылар, тәнкыйтьчеләр бәя бирергә тиеш. Алар таныса гына, язганнар чын әдәби әсәр була, башлап язучы остара, камилләшә бара. Беренче хикәяләрен Арчада яшәгән Радик Фәизовка күрсәтүчеләргә язучы болай дияр иде: “Язмаларыңны укыгач: “Шәп! Син талант!” — дип әйтүчеләрдән ерак тор, ә менә сиңа дөресен әйткән, тәнкыйтьләгән кеше яныннан ерак китә күрмә. Шул вакытта гына син “төзәлә” барырсың, чын язучы булырсың!”

Тәкъдир итү кичәсе “Казан арты” тарих–этнография музеенда матур гына үтеп китте. Кичәдә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты. Зиннурның гаиләсе (хатыны Ләйсән, улы Айзат, кызы Айзилә), әнисе Римма, сеңлесе Гөлнур килгән иде. Музей директоры Ришат Камалов болай дип сөйләде:

— 2016 ел уңышлы башланып китте. Чаралар күп уздырыла. Китапханә, район Мәдәният йорты белән актив эшлибез. Мондый иҗади, матур очрашулар булып торсын.

 Авторның шигырьләре көйгә салып җырланды. Зиннурның иҗаты турында “Каурый каләм” берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фазлыйәхмәтов һ.б. фикерләрен, теләкләрен әйттеләр. Кичәдән чыккач, иң беренче эш итеп Зиннур Тимергалиев китабын укып чыктым. Китапны тәкъдир итү кичәсенең көче шунда: башкаларны да китапны укып чыгарга кызыктыра алу!

Китапны рәхәтләнеп укып чыктым. Һәм мин якташыбыз, Татарстан Язу- чылар берлеге әгъзасы, А. Алиш премиясе лауреаты Вакыйф Нуриев китапка биргән бәяләмәсендәге юлларны кабатлыйм: “Тукта әле, әдәбиятыбыз тарихында зур шәхесләр, берничә дистә язучы биргән Арча төбәгенең бүген “лимиты” бетмәгәнме, иҗат чишмәләре кипмәгәнме дип, кем әле анда шик белдерә?” Зиннур Тимергалиев үзенең китабы белән менә шушы шикне таратты. Чыннан да, Зиннурда язучылар стиле бар, вакыйгаларны сөйләп кенә калмый, хикәяли белә. Тормышны белеп, ышандырып яза. Сюжетны бүгенге көн белән бәйләп, геройларын үстерә ала. Тәкъдир итү кичәсе алдыннан Зиннур: “Мин язганда елыйм, кайвакыт шаркылдап көләм”, — дип әйткәч, мин: “Әллә, чыннан да, каршымда язучы утырамы?” — дип икеләнә калган идем. Чөнки бу халәтне бары тик язучы гына кичерә ала. Бөтен тирәнлеге белән (әйе, нәкъ менә тирәнлеге белән!) йөрәк аша кичерелгән хисләр генә укучы йөрәгенә барып җитә.

Ә без Зиннур Тимергалиевка уңышлар телибез! Шәп язасыз, сез талант, дип әйтергә ашыкмыйк, бары тик бер генә теләк телик: языгыз! Ә язган каләм шомара бара.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International