Кояш гомере телим кайнанама
“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесе, ягъни төп йортта кайнана белән тату гомер итүче үрнәк киленнәрне барлау дәвам итә. Аның чираттагысы Иске Иябаш күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгендә булды.
Бирегә шул төбәктәге авылларда яшәүче киленнәр җыелды. Иске Иябаштан Талия Шәфыйкова, Өчиледән Гөлназ Мөхәммәтшина, Чиканастан Халидә Вафина, Мөндештән Сиринә Зиннәтуллина, Иске Кырлайдан Суфия Низаметдинова сәхнәдә тамашачы каршында һәрьяктан уңган, булган килен булуларын исбатларга тырышты.
– Мин гаиләдә бишенче бала булып бала тудыру йортына барып та җитә алмыйча дөньяга аваз салганмын, – дип башлады сүзен Талия. – Әтием мин кечкенә вакытта ук вафат булган. Җор күңелле бала булып, әнием кочагының җылысын тоеп яшәдем, үсеп буйга җиттем. 18 яшем тулар–тулмас Югары Әзәктән Иске Иябашка Риф исемле егеткә кияүгә чыктым. 30 ел матур гына гомер итәбез. Кайнанам Сания (аның әнисе дә бар иде әле, 102 яшендә вафат булды) белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп, бер–беребезгә терәк булып яшибез. Хәзер дә менә мин монда чыгыш ясыйм, ә ул оныгым белән утыра.
– Кечкенәдән спорт яраттым. Республика чемпионатларында призлы урыннар ала идем, – дип үзе белән таныштырды Сиринә. – Хәзер үзем Казанда, ирем Арчада эшлибез. Ике балабызны алып калырга ярый әле кайнанам белән кайнатам бар. Аларга мин бик рәхмәтле.
Иске Кырлайдан Суфия Низаметдинова да кайнанасы Әминә апа турында күңелендәге иң матур сүзләрне генә җиткерде.
– Кайнанама нәкъ җырдагыча кояш гомере телим мин. Аннан үрнәк алып, үзем дә булачак ике киленемә яхшы кайнана булырга телим. Ходай аларга исәнлек бирсен дә, тынычлыктан аермасын.
Гөлназ – Арча кызы. Өчиледә кияүдә. Мәктәптә укыта. Гөлләр үстерә, ашарга пешерергә ярата, спорт белән шөгыльләнә, мәдәни чараларда катнаша. Кайнанасы белән кайнатасы Фәридә һәм Фидаил, ире Фәрит яхшы булмаса, барына да өлгерә алыр иде микән. Өйдә ике бала да бар бит. 13 ел төп йортта тату гомер итә бу гаилә. “Кирәкми миңа алтын-көмеш, кирәкми тәхете дә, аерма мине, Ходаем, хатын–кыз бәхетеннән”, – ди Гөлназ.
Чиканастан Халидә Вафина хәзер үзе дә кайнана. 32 ел ире белән төп йортта тату гомер итеп, ике бала үстергәннәр, икесенә дә югары белем биргәннәр. Төп йортлары хәзер буыннар җепләрен ныгытучы, туганнарны бергә туплаучы урын да икән. Үзе исеме газета битләреннән төшмәгән, мактау кәгазьләренә лаек булган, үз эшен, укучыларын яратучы тәҗрибәле укытучы. “Шундый гомер насыйп иткән өчен рәхмәтлемен сиңа язмышым”, – ди Халидә ханым.
Менә шушы биш кеше ул көнне кич буе зал тулы халыкны үзләренә каратып торды. Талия, Сиринә, Халидә ханым җырласалар (Талия җырына искиткеч матур клип та төшергән), Суфия шигырь сөйләде, Гөлназ биеде.
– Элек киленнәрне җиде буынына кадәр тикшереп алганнар. Безнең киленнәр нәсел җепләрен, җиде буын бабаларын, туганнарын беләләрме икән? Бәйгедә катнашучылар шуны ачыклау өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәннәр, эзләнгәннәр, фоторәсемнәр тапканнар, – диде алып баручы Гөлзидә Сабирова, киленнәргә сүз биреп.
– Мондый бәйге кертүегез яхшы булды әле, – диде Сиринә. – Күптәннән нәселемне барлыйсым килә иде. Бу эшне тизләтергә мөмкинлек бирдегез.
– 100 елдан артык элек басылган китапларны да саклыйбыз. Үз нәселеңнең тарихын барлау – изге эш кенә түгел, балаларны тәрбияләүдә дә зур урын алып тора, – диде Халидә ханым.
– Нәсел агачында безнең буын аның башында булырга тиеш. Игътибар итсәгез, без аны төпкә куйдык. Агач башында аны җил очыра, ә төптә җиргә төшеп, тамыр җибәрә, – диде Суфия. – Тамырларыбыз нык һәм дәвамлы булсын.
Киленнәр аш–суга осталыкларын да күрсәттеләр бу бәйгедә. Бәлеш, баллы, күбекле тортлар, кош теле, өчпочмак... Мондый киленнәрне кайнаналары яратмау һич мөмкин түгел.
Гөлсинә Зәкиева