Дәүләт ярдәм итә

2016 елның 5 феврале, җомга

Дәүләт ярдәм итә

Авылларны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән күп программалар гамәлдә. Бүген без шуларның торак белән тәэмин итүгә бәйле булганнары турында сөйлибез.

 – Арча районында “Авыл территорияләрен 2014–2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга тотрыклы үстерү” федераль максатчан программа уңышлы тормышка ашырыла, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина. – Әлеге программа авылда яшәүче кешеләрнең, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Безнең районда шушы программа буенча узган ел 17 катнашучы үзләренең торак шартларын яхшыртты, алар арасында 12 яшь гаилә дә бар. Аларга федераль һәм республика бюджетларыннан 14,47 млн. сум акча бирелде.

2006 елдан башлап авыл җирендә яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган 287 гаиләгә торак төзү яки торак алу өчен 256 млн. сумнан артык социаль түләүләр бирелде, 30 мең квадрат метрдан артык торак төзелде.

Хәзерге вакытта авылда яшәүче 116 гаилә чиратта тора. Шуларның 38е — яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр, 78е — гражданнар категорияләре буенча.

Яшь гаилә әгъзасы (яшь белгеч) социаль түләүләрне алган көннән башлап килешүдә каралганча биредә кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Бу — программаның мәҗбүри шарты. Әлеге йөкләмә үтәлмәгән очракта алган акчалар суд аша кире кайтарыла.

Торак төзү яки сатып алу чыгымнарының кимендә 30 процентын гражданнар үзләре түләргә тиеш.

Әлеге программада катнашу өчен төп таләпләр — торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган булу, үз акчаң булу, яшь гаиләләр өчен программада катнашучы ир белән хатынның һәркайсының гариза бирү көненә 35 яшьтән дә өлкән булмавы.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә кую белән гариза бирүчеләр теркәлгән муниципаль җирлек берәмлекләре шөгыльләнә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International