Мөнирә апага 90 яшь
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 февральдә Апаз авылында яшәүче Мөнирә Гарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Мөнирә апа Мирҗәм авылында туган. Сугыш елларында Казан шәһәрендә торф эшләрендә, аннан соң агач әзерләүдә катнаша. Сугыштан соң совхозда ат, таналар карый. Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Гарипов белән (2003 елда вафат булган) гаилә корып, сигез бала үстерәләр. Хәзерге вакытта 18 оныклары, 3 оныкчыклары бар.