Аптекада дарулар бармы?
Район үзәгендәге даруханәләрне йөреп чыктык. Максатыбыз грипптан саклану өчен дарулар, медицина препаратларының барлыгын–юклыгын ачыклау иде. Иң башта шуны әйтеп үтик: Арчадагы даруханәләрнең берсендә дә кыйммәтле дару тәкъдим итмәделәр.
Телевизорны ачсаң, дуңгыз гриппы А(H1N1) турында сөйлиләр. Гриппка бирешмәс өчен нишләргә кирәклеге турында белгеч киңәшләрен без газетабызда язып чыктык инде. Ә менә шул киңәшләрне үтәр өчен безнең даруханәләрдә мөмкинлекләр бармы соң? Гриппка каршы препаратлар арзан түгел. Шуңа күрә аларны алырга бик ашкынып тормыйлар. Әмма дуңгыз гриппы хәтәр йогышлы чир, дип сөйләп торгач, даруханәләрдә иң беренче чиратта грипп вирусына каршы препаратларны ала башлаганнар, арзаннарын алып та бетергәннәр. Маскалар, оксолин майларын да сорыйлар. Әмма бер генә даруханәләрдә дә без аларны күрмәдек.
— Атна буе сатыла торган 70 мазь ике көн эчендә сатылып бетте, — дип сөйли Арчадагы даруханә мөдире Филезә Закирова. — Маскалар сатуда бар иде, алар да беткән. Җитәрлек итеп заказ бирәсе булыр. Кыйммәтле препаратлардан 1300 сум торганы 5 данә кайтарылган иде, алар да сатылган.
— Сез үзегез грипптан ничек сакланасыз? Берәр төрле препарат эчәсезме? — дип сорыйбыз.
— Бернинди дә дару эчмим, — дип җавап бирде әңгәмәдәшебез. — Көн дә 4 километр җәяү йөрим, бассейнга атнага 2–3 тапкыр барам. Организмны чыныктырырга тырышам.
Даруханәләрнең берсендә эшләүче сатучы:
— Ә, беләсезме, мин борын тишегенә кер сабыны сөртәм, — дип шаккатырды. — Сабынны юешләп йомшартам да, шуны борын тишекләренә сылыйм. Кич белән эштән кайткач, юып алам. Файдасын күрәм. Миңа бу киңәшне бер табиб әйткән иде.
Бәлки, чыннан да, кер сабынын кулланып караргадыр. Табиб әйтте, ди бит. Арзанга да төшә. Грипп күбрәк сулыш юллары, борын аша күчә, ләбаса.
Арчада кайсы гына даруханәгә керсәң дә, гриппка каршы препаратларны сайлап алу мөмкинлеге бар. Әмма без авыртмаганда профилактика өчен кайсысы кирәген ала беләбезме? Бәлки башта табибка барыргадыр? Мин бу турыда кайберәүләрнең фикерләрен сораштым. Ә җаваплар бер төрлерәк булды:
— Поликлиникага барып чир ияртеп кайтыргамы? Ә мәшәкате күпме? Авыртмаган килеш... табибка? Юк, тотам да даруханәгә кереп, анда эшләүчеләр белән киңәшеп, сатып алам мин ул даруны.
Без үзебез дә шундый бит!
— Төчкерә, йөткерә башладым, нинди дару алыйм икән?
Даруханәгә әнә шундый сорау белән кергән Рәсилә ханым белән сөйләшеп киттек.
— Үзем дә белмим, файдасы тиярме? — дип ул миңа алган даруын күрсәтте. Сатып алучылар белән сөйләшә торгач, бер нәрсә ачыкланды: кайберәүләр вируска каршы препарат белән антибиотикның аермасын белми.
Берәү хәтта: “Менә антибиотик алып куям әле, грипп бик каты килә, дип әйтәләр”, — диде.
— Нишләп вируска каршы препарат алмыйсыз? — дип сорыйм.
— Ә нәрсәгә кирәк ул? Авыртканда без антибиотик эчәбез.
Без табиб киңәшләрен газетабызга язып торгач, шуны яхшы беләбез: мәкерле вирусны бары тик вируска каршы көрәшүче препаратлар гына җиңә, ә инде хәл катлауланып китсә, антибиотик кулланырга кирәк булачак. Һаман да шул табиб киңәше кирәк инде.
...Әнисе салкын тиеп авырта башлагач, якын танышыбыз вируска каршы бер даруны 1800 сумга алды.
Румия Надршина