Өлкәннәргә алмаш килерме?
Бүлекчәләре “Гигант” дип аталса да, кишетлеләрнең күрсәткечләре районныкы янында бик кечкенә. Хисап җыелышында бүлекчә җитәкчесе Фаяз Әхмәдуллин да бу турыда борчылып сөйләде.
Ә бит шул ук территориядә гөрләтеп эшләгән Жданов исемендәге колхоз РСФСР күләмендә җиңүче булып, байраклар алып дан казанган еллар да бар иде.
– Узган ел бер сыердан уртача 2526 килограмм гына сөт саудык, бер гектардан уртача уңыш 18 центнер чамасы гына булды, – диде җитәкче. – Югалтулар күп, бодай уңышы 10 центнердан артмады. Азык та җитәрлек, терлекчеләр ашатабыз да, эчертәбез дә, диләр, әмма нәтиҗә түбән.
“Мәрҗани” ширкәте җитәкчесе Марат Минәчетдиновның чыгышы тагын да кырысрак булды.
– Ширкәт буенча бер сыердан 3400 килограмм сөт савып алдык, – диде ул. – Сез шуның кадәр сауган булсагыз, күпме өстәмә акча кергән булыр иде. Иске Кишеттә майлылык та 3,3 процент кына. Без хезмәт хакын ит сатудан кергән акча исәбенә генә түли алабыз, шуңа да карамастан, яшь терлекләр суела, ә бит алар әле үсәргә тиеш.
– Авылларда әби-бабайлар гына кала, яшьләр шабашкага чыгып китә, чыгып китмәгәне дә эшләми, – дип дәвам итте М.Минәчетдинов. – Быел ширкәт буенча 45 кеше пенсиягә чыга, аларны алыштыручылар юк. Бүген без сезнең бүлекчәдә бер генә кешене дә алдынгы дип бүләкли алмыйбыз, чөнки алдынгылар юк. Дәүләт ярдәме эшләгән кешегә генә бирелә. Узган ел Иске Ашытта, Түбән Орыда, Байкалда, Кызыл Ярда программалар буенча терлек тораклары төзелде.
Хезмәт хаклары түбән, шуңа яшьләр калмый. Болай караганда бик түбән дә булырга тиеш түгел кебек инде ул. Чөнки барлык кергән акчаның 46 проценты хезмәт хакы түләүгә тотылды, диләр.Монда арифметика бик гади – продукция аз җитештерелә, кереме дә шуның кадәр генә, савылган сөтнең дә 57 проценты гына югары сортлы итеп сатылган, моннан 9 млн. сум акча керми калган. Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов барлык төр салымнарның түләнеп бетүен әйтеп үтте. Үзара салым акчаларының кая тотылуын аңлатты. Социаль учреждениеләр эшләп тора, узган ел Яңа Кишет мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Тик балалар аз, Иске Кишет мәктәбендә бер генә укучы калган.
Полиция участок инспекторы Рамил Гарифҗанов бик үтемле итеп чыгыш ясады.
– Фермалардан терлек урлау фактлары ешайды, – диде ул. – Ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган фермадан ике сыер алып чыгып киткәннәр. Каравылчы кая? Тикшереп карыйбыз – күп очракта юк алар.
Ул ата-аналарны балаларына игътибарлырак булыр- га чакырды: “Балага дөрес тәрбия беренче чиратта гаиләдә бирелергә тиеш”.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев бүлекчәдәге эшләрне мактанырлык түгел, дип бәяләде.
– Хезмәт хаклары бик аз, – диде ул. – Юрганыңа карап аяк сузасың, дигән мәкаль бар. Шул ук вакытта сөтне сату бәясе дә түбән, нибары 18 сум гына. Хәзерге вакытта ул 23–24 сумнан ким бул- маска тиеш, дип уйлыйм.
Илшат Габделфәртович Симетбаш авылында мәктәп белән балалар бакчасы булган бина салу турында сөйләшү булуын да әйтте, авылдашлары Лотфулла Шәфигуллинның да ярдәм итәм дигән уе бар.
– Без бер мәктәпне дә ябу ягында түгел, – диде ул. – Балалар күп икән, яңасын да төзергә, ябылганын да ачарга була.
Бүген авылда яшәүчеләр өчен күп программалар эшли, без эшлим дигән кешегә ярдәм итәргә әзер.
Ильяс Фәттахов