“Кышкы спорт төрләре көне”

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

7 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында 2014 елны Сочи шәһәрендә булып узган XXII кышкы Олимпиаданың ачылуына 2 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия акциясе - “Кышкы спорт төрләре көне” үткәрелде. Бу акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Күңелле стартлар”, таудан чана шуу буенча узышлар, Арча районы мәктәпләре арасында 5 яшь категориясендә чаңгы ярышлары һәм эстафета узды. “Күңелле стартлар”да һәм чана шуу узышында катнашучы барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды, ә чаңгы ярышында һәм эстафетада җиңүче егетләр һәм кызлар медаль, грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International