6 февраль 2016 елда Арча боз сараенда 2002 нче һәм кечерәк яшьтәге балалар арасында Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары үткәрелде. Ярышта Шушма, Носы, Хәсәншаих, Утар-Аты, Яңа Кенәр, Арчаның 5 гимназиясе һәм 7че мәктәп командалары катнашты. Әлеге турнирда Хәсәншаих командасы I урынны, Яңа Кенәр командасы II, 5нче гимназия командасы III урынны яулады. I урынны алган команда Кубок , призлы урын алган һәр команда членнары медалләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Һәр команданың иң яхшы уенчысына истәлекле бүләк тапшырылды.
Турнирның төп оештыручысы һәм спонсоры Арча районы Хоккей Федерациясе җитәкчесе Хайруллин Рөстәм Василович, Арча сөт комбинаты директоры Закиров Алмаз Габдулбарович, СХП “Татарстан” җитәкчесе Марданов Рүзәл Әбүкарамович, ИП «Тухватуллин Динар Ильдарович», Агрофирма «Курса» җитәкчесе Гиләзетдинов Рәүф Гильмутдинович, ООО «Степ»-Степанов Равиль, ООО «Агроснаб»-Зиннатов Рифат.
Киләчәктә дә бу җиңгән командаларга унышлар теләп калабыз һәм бу уенны оуштыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.