Районның хокук саклау органнары элек хөкемдә булган кешеләргә контрольне көчәйтү буенча профилактик эш алып бара. Чөнки аларның кайберләре, күрелгән чараларга карамастан, административ хокук бозуны дәвам итәләр.
2011 елның 6 апрелендәге Федераль закон нигезендә, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче кешеләргә, әгәр алар авыр яки аеруча авыр җинаять ясаган өчен, шулай ук кабатланган җинаятьләре һәм балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә эшләгән җинаять өчен бетерелмәгән яки алынмаган суд хөкеме булган очракта административ күзәтчелек билгеләү каралган. Көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында контроль нәтиҗәлерәк булсын өчен кайбер чикләүләр урнаштырыла.
Әгәр мондый кешеләр җәмгыятькә каршы булган яшәү рәвеше алып бара, билгеләнгән административ чикләүләрне үтәми икән, күзәтчелек срогы озынайтыла яки элек билгеләнгән чикләүләр суд тәртибендә башка төр чикләүләр белән тулыландырылырга мөмкин.
2016 елның 27 гыйнварында суд эчке эшләр бүлегенең Арчада яшәүче, элек аңлы рәвештә җинаять ясаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән Руслан Зариповка карата элек билгеләнгән чикләүләргә яңаларын өстәү турындагы гаризасын канәгатьләндерде.
Зарипов бер ел эчендә хулиганлык, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булганы һәм суд билгеләгән чикләүләрне үтәмәгәне өчен 9 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
Хәзер Зарипов суд карары буенча атна саен эчке эшләр бүлегенә теркәлү өчен килергә бурычлы, аңа район территориясеннән чыгу, спиртлы эчемлекләр сатыла һәм массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда булу тыела.
2016 елда судка шулай ук Арча шәһәрендә яшәүче, 1977 елда туган, элек берничә тапкыр хөкем ителгән Рафис Ибраһимовка карата административ күзәтчелек урнаштыру турындагы материаллар җибәрелде.
Радик Хәбибуллин,
район прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы