КАР ЧАНАЛАРЫ ДА ТЕРКӘЛҮ ҮТӘРГӘ ТИЕШ

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кар чаналары да теркәлү үтәргә тиеш

 

Элек кар чаналарын әллә нигә бер күргәндә “Бу аучы, я урманчыдыр инде”, – дип кала идек. Чөнки аннан билгеле бер һөнәр ияләре, я булмаса шул аучылар файдаланды. Хәзер кар чаналары күбәйде. Хәтта шәһәр эчендә дә күренәләр. Безнең Арча уртасында урамнан да берничә тапкыр үкертеп үтеп киткәләделәр. Алар башка төрле техникадан әллә каян аерыла, тавышлары бик көчле. Шулай торак пунктта да алар белән идарә итәргә рөхсәт ителә микәнни?

Шушы хакта кызыксынып без берничә сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча бүлек башлыгы, баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, элек кар чаналарын кирәк булганда гына кулланганнар. Шул урманчылар, аучылар, нефтьчеләр. Чөнки әлеге техникасыз алар кышын басуда йөри алмый. Хәзер кешедә акча күп, кайбер ата–аналар балаларына күңел ачу өчен дә алып бирә. Бер тапкыр йөреп карамаганнар да утырып чыгып китә.

– Шушы көннәрдә генә республикабыз- ның бер районында ике кар чанасы бәрелешү турында ишетелде. Кызу тизлек белән йөргән бу ике техника һәлакәте эзсез генә үтмәгәндер. Моны нәрсәдән чыгып әйтүем, алар хәзер басуда гына түгел, торак пунктларда да еш күренә. Бу бик куркыныч бит. Үзе өчен генә түгел, юлында очраган кешеләр өчен дә? Ул шулай шәһәр, авыл эчләрендә йөрер- гә тиешме?

– Әйе, республикада басуда бик кызу барган килеш елгаларга төшеп китү очраклары да булгалады. Ә шәһәр, авыл эчендә йөрүгә килгәндә... Эштән яки аудан өенә кайтканда торак пунктка керми мөмкин түгел инде, анысы. Күңел ачу я булмаса йөреп кайту өчен генә дә чыгучылар бар бит. Арчада да очрый алар. Асфальт булмаган урамнарда. Никадәр куркыныч тәмамланырга мөмкинлеген аңлап бетермиләр. Кар чанасының тизлеге зур һәм ул тиз генә туктау түгел, юнәлешне дә үзгәртә алмый. Каршыларына берәр кеше яки бала–чага килеп чыкса... Үзе машинага килеп бәрелсә...

– Юлда алар катнашында һәлакәт килеп туса, җәзасы бармы соң?

– Әлбәттә. Моның өчен машина йөртүчеләргә нинди җаваплылык каралган, алар да шуның буенча җавап бирә.

– Ә менә кар чанасы белән идарә итү өчен аерым таныклык булырга тиешме?

– Тракторчы–машинист таныклыгында А1 категориясе булырга тиеш. Аны Арча ДОСААФында яки Казандагы уку үзәкләрендә укып алырга мөмкин. Машина, мотоцикл правасы булу монда роль уйнамый.

– Кулларында таныклык булмаган очракта нинди җәза каралган?

– 5–15 мең сумга кадәр штраф. Шулай ук техника автостоянкага куела.

– Димәк, сатып алу белән кар чанасы теркәлү үтәргә тиеш була?

– Һәр транспорт чарасы кебек кар чанасы да сатып алганнан соң 10 көн эчендә исәпкә алынырга тиеш. Вакытында алынмаса, физик шәхесләргә 1500 сумнан 2000 сумга, вазыйфаи затларга 2000 сумнан 3000 сумга, юридик затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр штраф салына. Идарә иткәндә генә түгел, капка төбендә яки тагылмалы арбага салып алып барганда күргән очракта да туктатып тикшереп, Административ хокук бозулар кодексының 19.22 маддәсе нигезендә штраф язарга була. Ә техник теркәлү үтмәгән транспорт белән идарә иткән очракта, беренче тапкыр 500–800 сум штраф салына, кабат эләксә, штраф күләме 5000 сум була яки 1–3 айга йөртү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм ителә.

– Безнең районда теркәлмәгән кар чаналары бармы?

– Бар. 20 исәпкә алынган кар чанасы булса, техник теркәлү үтмәгәне дә шул кадәр булырга мөмкин. Таныклыклары булмаганнары да бардыр. Хәзерге вакытта “Кар чанасы” операциясе бара. Ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ һәм участок инс- пекторлары катнашында рейдлар оештырылачак.

– Ә исәпкә кую тәртибе ничегрәк соң?

– Безнең оешма Галактионов урамы, 40нчы йортта (ДОСААФ оешмасы бинасы) урнашкан. Телефоныбыз: 3–22–66. Сишәмбе һәм җомга кичке 5 сәгатькә кадәр кабул итү көннәре. Килсеннәр, көтәбез.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International