Балаң быел мәктәпкә барамы?
Бу көннәрдә быел 1 сыйныфка укырга керәчәк балаларның әти–әниләре күңелле мәшәкатьләр белән йөри. Балалар бакчаларында ачык дәресләрдә катнашалар, мәктәпләргә гариза язалар, үткән шимбәдә балалары белән мәктәпкә килделәр.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында ачык дәресләрдә катнашырга һәм үткән шимбәдә Арчаның 1нче мәктәбендә балаларның тәүге тапкыр дәрескә килүләрен күрергә туры килде. 10нчы балалар бакчасында быел мәктәпкә укырга керәсе 2нче төркемдә Фәния Гыйззәтуллина математика, 1нче төркемдә Эльмира Фатыйхова сөйләм телен үстерү дәресен алып барды. Ачык дәресләрдә Арчаның 1нче мәктәбеннән һәм 3нче мәктәбеннән балаларны 1 сыйныфка кабул итеп аласы укытучылар һәм әти–әниләр катнашты.
Элек бала ничек бернәрсә белмичә 1 сыйныфка укырга барды икән? Бала бакчага да йөрмәгән, хәзерге кебек мәктәпкәчә әзерлек тә үтмәгән. Заманалар үзгәрде. Математика дәресендә 6 яшьлек кызларның һәм малайларның саннар белән рәхәтләнеп эшләүләрен күреп хәйраннар каласың. Ясалма акчалар белән кибеттән кирәк–яракны да сатып алалар, так һәм так булмаган саннарны аера да беләләр, математика билгеләрен дә таныйлар, кушалар, алалар, кайсы сан зуррак яки кечерәк икәнне дә күрсәтәләр. Каушап китсәләр, тәрбияче апалары ярдәмгә килә.
Сөйләм телен үстерү дәресендә Эльмира Фатыйхованың балалар белән йомшак итеп сөйләшүенә сок- ланып карап тордым. Тактага эленгән рәсемнәрдән тулы бер вакыйганы сөйләргә өйрәнделәр. Рәсемдәге билгеләргә карап, ел фасылын да әйттеләр. Шулай итеп, бала мәктәпкә кергәнче сөйләргә өйрәнә.
Үткән шимбәдә Арчаның 1нче мәктәбендә балалар, алфавит буенча дүрткә бүленеп, бер сәгатькә якын тәнәфесләр белән дәресләрдә шөгыльләнделәр. Әти–әниләр, әби–бабайлар дулкынланып коридорда көтеп утырды. Балалар укытучы апаларын, мәктәпне бик яратканнар. Кайчан барабыз, дип көннәрен саныйлар. Укытучылар быел 1 сыйныфка керәсе балалар белән атнага бер тапкыр шимбә көнне шөгыльләнәчәк.
Район мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү буенча методисты Рауза Яхина белән әти–әниләрне кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләштек.
— Мәктәпләрдә беренче сыйныфка барасы балалар белән шөгыльләнү мәҗбүри түгел, — дип сөйләде Рауза Гарәпшевна. — Аны һәр мәктәп үзе хәл итә.
Әти–әниләрнең кайберләре баланы мәктәпкә бирергәме, юкмы, дип баш вата. Чөнки көзен, декабрьдә, икенче елның гыйнварында туган балалар бар. Мәктәпкә кергәндә әле аңа 7 яшь тулмаган була. Балачагын урламый- бызмы баланың, мәктәп программалары авыр, укый алырмы, дип икеләнәләр. Ә тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучылары мәктәпкә кергәндә балага 7 яшь тулган булырга тиеш, диләр. Бала мәктәпкә ничә яшьтән барырга тиеш? Без бу сорауны Рауза Гарәпшевнага бирдек.
— Балага кимендә 6 яшь ярым булырга тиеш, — дип җавап бирде Рауза Яхина.
Без бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән йөргән әти–әниләргә бары тик уңышлар гына телибез.
Румия Надршина