САТАРЛЫК ӘЙБЕРЕҢ БУЛСЫН

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Сатарлык әйберең булсын

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең хисап җыелышында белгечләр ясаган чыгыш һәрвакыт тирән анализлы, кызыклы була.

Баш экономист Салават Әхмәдиев әлеге вазыйфаны бер елдан артык кына башкаруына карамастан, хуҗалыкның икътисадый хәле, аны яхшырту юллары турында үтемле итеп сөйләде. Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев тәҗрибәле, әзерлекле белгеч.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үз белгечләрен әзерләүгә зур игътибар бирә һәм моның нәтиҗәсе күз алдында. Һәр тармакта яңалыклар кертеп, фәнни нигездә эшләргә омтылалар. Үсемлекчелектә 12 чәчү әйләнеше кертелгән, 6сы –бөртеклеләр, 6сы азык культуралары өчен. Технологияне үтәүгә игътибар зур, һәр елны известь кертә барып, ачы туфраклы басулар калмаган диярлек.

— Минераль ашлама кертү нәтиҗәсендә бөртеклеләрнең бер гектарга уңышын — 9, бәрәңгенекен 150 центнерга арттырып була, — диде баш агроном. — Уңыш башка бик күп факторларга бәйле.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үзенең чыгышын бурычлардан башлады, чөнки аның күләме зур.

— Ай саен 13,5 млн. сум кредит түләргә кирәк, — диде ул. — Башкарган эшләр күп, үсеш бар, әмма аны тагын да арттырырга кирәк. Бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга.

Узган ел 13 млн. сумлык орлык сатканнар. Нәселле таналар, күпьеллык үлән орлыклары сата алалар. Иң мөһиме — сатарлык әйбер бар.

— Безне терлекчелек борчый, — диде җитәкче. — Күрсәткечләр тирбәлеп тора, безгә кимендә 10–15 процент үсеш бирү өчен тырышырга кирәк. Респуб- лика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2016 елны Терлекчелек елы дип игълан итте. Без үсемлекчелек тармагы биргән байлыкны иткә, сөткә әйләндереп сатарга тиешбез. Фермалар күрсәткечләре арасында чуарлык зур әле.

Узган ел 700 тонна кукуруз бөртеген сыттырып салып куйганнар, рационга 2шәр килограмм шушы азык кертелә.

Быел кукуруз, рапс мәйданнары арттырыла. Былтыр рапс сатудан гына да 26 млн. сум чиста табыш алынган.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина үзенең хисап чыгышында әйткәнчә, узган ел 38 бала туган, 25 кеше үлгән, 17 пар гаилә корган, 3 пар аерылышкан.

Барлык 14514 гектар мәйданның 6976 гектары пай җирләре. Килешү нигезендә шулар өчен каралган терлек азыгы тулысынча бирелгән, салым түләнгән. Шәхси хуҗалыклар терлекне күп асрый, узган ел 3 хуҗалык 8 баш сыер асрау өчен абзар төзүгә 200әр мең сум ярдәм алган. Курса–Почмак авылында яшәүче Ринат Шакиров хуҗалыгында 20 баштан артык мөгезле эре терлек, 35 баш сарык, ат бар. Ул, “Иң күп мал асраучы” номинациясендә җиңеп, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан 50 мең сум премиягә лаек булган.

Җирлеккә кергән авылларда тулы канлы тормыш бара, күп төрле дәүләт программалары тормышка ашырыла.

— 2015 ел район өчен уңышлы булды, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында. — Районда сезнең җирлек иң зурысы, матур итеп эшлисез, район уңышларына лаеклы өлеш кертәсез. Халык тырыш, киләчәккә ышаныч белән яшисез. Дәүләт тә булышам дип тора. Быел Мөрәлегә, Яңа Чүрилегә асфальт юл булыр дип өметләнәбез.

Район җитәкчесенә Курса–Почмак авылында яңа клуб салып булмасмы, дигән сорау да бирелде.

— Быел Орнашбашта яңа клуб салына. “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов Сарай–Чокырча авылында яңа клуб салыйк, ярты бәясен түлибез, дип тора. Әйдәгез, сездә дә шулай эшләргә тырышып карыйк.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International