Тренердан тора

2016 елның 12 феврале, җомга

Тренердан тора

Беркөнне редакциягә Яңа Кенәрдән волейболчылар тренеры Тәлгать Әхмәтов килеп керде. Волейбол ярышы оештырганнар. Гадәти генә чара булмаган ул. Авылдашлары Надил Шакирҗанов энесе Венер истәлегенә ярыш үткәргән.

Бүләкләрен иганәчеләр ярдәме белән үзе алган. Узган ел җәен урам сабантуен оештырып, авыл халкының рәхмәтен алган кеше ул. Инде менә спортны яраткан энекәше Венер истәлегенә ярыш оештырырга булганнар. Ярышта Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Шурабаш, Ташкичү, Арчаның 2нче мәктәбе малайлар командалары һәм Яңа Кенәр мәктәбе кызлар командасы уйнаган.

— Кызлар командасының уенына сокланмаган кеше калмагандыр, — дип сөйли Тәлгать Әхмәтов. — Тренер Гүзәл Әбүбәкировна әзерләгән бу волейболчы кызларны бөтен район белә.

Егетләр командалары арасында барган кискен көрәштә Арчаның 2нче мәктәбе командасы 1нче урынны ала, тренеры Руслан Галәветдинов. 2нче урында — Яңа Кенәр мәктәбе, тренеры Тәлгать Әхмәтов, 3нче урында — Иске Ашыт мәктәбе командасы, тренеры Фәрыйх Сәлахов.

Барлык катнашучыларга һәм иң яхшы уенчыларга, кызлар командасына Надил абыйлары бүләкләр тапшыра.

Вакыт табып, район волейболчылар федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалив та (“Арча КСМы” җитәкчесе) килә. Үз командасы өчен янып–көеп йөргән тренер Тәлгать Әхмәтов федерация рәисенә бик рәхмәтле.

— Рафаэль Әдһәмович районның физкультура укытучыларын җыеп сөйләшкән иде инде, — диде Тәлгать Хәбибрахманович. — 70ләп волейбол тубы, сеткалар бүләк итте. Районда волейболны үстерергә, ярышларны оештырып торырга кирәклеген әйтте. 27 февральдә үтәсе волейбол ярышларында җиңүче 4 командага киемнәр бүләк итәчәкбез, диде.

“Арча” спорт комплексы тренеры Тәлгать Әхмәтов көн саен Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында. Әле менә яңа гына Алексеевскида үткән республика күләмендәге ярышта 2нче урынны алып кайтканнар. Мәктәптә ике спорт залы. Шимбә көнне авыл яшьләре җыелып волейбол уйный.

— Без яшь чакта районда волейбол көчле иде, — дип искә төшерә әңгәмәдәшебез. — Арчаның 2нче мәктәбендә Валерий Христофоров, Арчаның 1нче мәктәбендә Мәүли Абдуллин, Арча педучилищесында Габделхәй Фәйзрахманов әзерләгән волейбол командаларының тирә–юньдә дан тоткан вакытлары бар иде. Алар киткәч, районда волейбол сүлпәнләнде кебек.

Тәлгать Хәбибрахманович Яңа Кенәрнең көчле волейболчылары турында да сөйләде. Алар: Рамил Халиков, Раил Шакиров, Илнар Нуриев, Айнур, Мөнир Гарифҗановлар, Рамил Гарифҗанов, Илнар Әхмәтҗанов, Марат Сибгатуллин һ.б. Мәктәпне тәмамласалар да, һаман да волейбол уйныйлар.

Һәр спорт төрен үстерү өчен тренерлар кирәк шул. Яңа Кенәр мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина гыйнварда үткән көрәшчеләр очрашуында:

— Безнекеләр волейболга да көчле, — дип сөйләгән иде. — Тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар үз эшенә бирелгән чын фанатлар.

Шул вакыттан минем тренерларның үзләрен күреп сөйләшәсе килде Менә Тәлгать Хәбибрахманович үзе редакциягә килеп керде...

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International