Пенсияләр 4 процентка артты

2016 елның 12 феврале, җомга

Пенсионерларның пенсияләре 1 февральдән 4 процентка артты. Бу уртача 400 сум чамасы. Инвалидларга һ.б. бер тапкыр бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 7 процентка артты. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре үзгәрешсез калды. Пенсияләре артмаудан борчылып, эштән киткән пенсионерлар Пенсия фондына килеп гариза язарга тиешләр иде. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина: “Быел безгә килеп 168 кеше гариза язды”, – дип әйтте. Димәк, эштән китүчеләр байтак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International