Дөрес түләнә
Арча шәһәрендә яшәүче кешеләр җыенында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка: “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 процентка арттырылуы турында язылды. Безнең районда ни өчен артмады”, — дигән сорау бирелгән иде.
Районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев әлеге сорауга түбәндәге җавапны бирде:
— “Ватаным Татарстан” газетасының 2015 елның 28 октябрь санындагы “Хезмәт хакы арта” дигән мәкаләдә социаль өлкәдәге барлык хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 10 процентка арта, диелгән.
ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 18 октябрендәге карары белән авыл җирендә социаль өлкә учреждениеләренең ярдәмчел һәм техник персоналы хезмәт хакына 5 процент өстәмә билгеләнде.
ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 21 октябрендәге карары белән югарыда әйтеп үтелгән карарга үзгәрешләр кертелде, ярдәмчел һәм техник персоналның хезмәт хакы тагын 5 процентка арттырылды, 10 процент әнә шулардан килеп чыга.
Безнең районда өстәмәләр барлык техник хезмәткәрләргә тулысынча түләнде, моның өчен район бюджетыннан 1,8 миллион сум акча бирелде.