18 февральдә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин гражданнарның хезмәт хокукларын саклау турындагы сораулар белән гражданнарны кабул итә.
Кабул итү Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт, үзәк подъезд, 3 кат, конференц–зал) уздырыла.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8(843) 236–41–80 (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкилнең кабул итү бүлмәсе).