Хатыным, балаларым – иң зур байлыгым
Өчиле авылында яшәүче Минзыя Һидиятуллин шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне хезмәт ветеранын котларга бүләкләр белән Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Надир Нәбиуллин килгән иде.
Гомер буе ветеринария табибы булып эшләгән, һәрвакыт халык арасында булган, аралашып яшәгән кеше өчен мондый хөрмәт аеруча кадерле. Минзыя абый да куанычын яшереп кала алмады, сөйләде дә сөйләде, яшь вакытларын, үзенең ничек эш өчен янып–көеп йөрүләрен искә төшерде, ул чактагы авырлыкларны да әйтеп үтте.
– Мине шулай якын итеп, зурлап килүегез, олы кешенең күңелен күрүегез өчен чиксез зур рәхмәт сезгә. Радикка мин аеруча рәхмәтле. Бервакытта да машинасыннан төшеп, кул биреп күрешмичә, хәлләрне сорашмыйча янымнан үтеп китми, – диде ул күз яшьләрен яшермичә. Аннан “Әнә шулай яхшы кешеләр турында сөйләшкәндә елыйсым килә минем”, – дип күз яшьләре пәйда булу сәбәбен аңлатып та бирде.
– Мин Минзыя абыйны күптәннән, Свердлов исемендәге колхоз вакытыннан ук яхшы беләм. Ул вакытта безнең хуҗалык һәр тармак буенча алдынгылар рәтендә иде. Колхозда да, хуҗалыкта да терлек күп еллар. Барына да өлгерә иде ул. Аның хезмәтенә булган карашы, үз һөнәренә тугрылыгы барлык яшьләр өчен үрнәк, – диде Радик Шәяхмәтов, Минзыя абыйга бүләкләр тапшырып.
– Минем бу һөнәрне сайлавым да кызык кына чыкты. Гомерлеккә булыр дип ул вакытта кем уйлаган, – ди Минзыя Һидиятуллин. – Балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Ул чакның авырлыгы турында әйтеп торасы да юк. Без чабата, башмак ясадык. Күрше әбинең, һөнәрле булыгыз, тамагыгыз тук булыр, дигәнен әле дә онытмыйм. Сүзе рас килде. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Ат куып, басудан көлтә ташыдым, салам тарттырдым, бәрәңге җирен дә сукаладым. Тырышып кичке мәктәптә укыдым. Бервакыт комсомол җыелышында мине Алабугага ветеринария фельдшерлыгына укырга барырга әйдәләделәр. Киттем. Аны тәмамлагач, Буага техникумга күчтем. Аннан читтән торып ветеринария институтында да укыдым. Уңышлы хезмәтемә, һөнәрле булуыма мин әлеге уку йортларына рәхмәтле. Тугыз колхоз рәисе белән эшләдем. Төрле вакыт булды. Мактадылар да, тәнкыйть тә эләкте. Ул тагын да яхшырак эшләргә ярдәм итте. Колхоз әйберенә тимәдем, әмма арба төбеннән салам-печән өзелмәде.
Үзем Минзыя абыйны тыңлыйм, үзем аның хәтеренә исем китеп утырам. Кем белән укыганнарына, аларның кайдан булуларына кадәр исемләп хәтерли. Ә эшен биш бармагы кебек белә. Әле дә күп сорап тормый, чакырганнарга сыер бозаулатырга да бара, терлеге авырса да ярдәм кулы суза.
– 52 ел стажым бар, – ди ветеран. – Заманында биш авылга барып эшли идем. Ат белән китәм. Терлекне аякка бастырмыйча кире кузгалмыйм. Кунып калган вакытлар да булгалады.Ул вакытта хуҗалыкта да сыерлар күп. Төн урталарында чакырталар. Берсен дә кире бормадым.
– Көнне-төнне белмәде инде ул, – дип кушылды авылдашын, хезмәттәшен юбилее белән котларга кергән ул чактагы бригадир Рәмзия Шәрәфиева. – Андый кеше авылда юк. Эчүне белмәде. Эшенә җаваплы карады. 1 гыйнвар көнне берүзе Казанга терлекләр алып китәр иде. Анда да үлчәү яныннан китми, бер килограмм итне киметтерми иде. Аннан үзенә авыр-лык алса алды, терлекчеләргә дә сүз тидертмәде.
Хәзер Минзыя абый хатыны белән тыныч кына гомер кичерәләр. 53 ел бергә инде алар.
– Күрше Минзифа апа Яңа Кырлайда шундый кыз барлыгын әйтте дә, танышырга булдым. Үзе чибәр, үзе ягымлы. Ошады. Бер ай дигәндә алып та кайттым. 3 улым, өч киленем, 7 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Балалар бар да авылда калды. Рәхәтләнеп яшиләр, тормышлары мул, яхшы, – ди Минзыя абый.
Моңарчы эндәшмәгән Минсәрия апа да сүзгә кушылды.
– Минзыя холыксыз кеше булмады. Булсын дип йөрде. Тату яшәдек, Аллага шөкер.
– Тынычлык яратам. Байлыкка кызыкмыйм, пенсия- без күп булмаса да җитә, – диде саубуллашканда Минзыя Һидиятуллин. – Әбием (хатыны Минсәрия апа) янымда, балаларым якында. Миңа шул җитә.
Гөлсинә Зәкиева