Шаяннар һәм тапкырлар ни уйный?
Мин килгәндә Арча сәнгать мәктәбенең фойесында Казаннан кайткан республиканың Шаяннар һәм тапкырлар мәктәбе җитәкчесе Гаяз Гыйльманов командаларга үзенең киңәшләрен бирә иде: — Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК) уен ул, аны уйнарга кирәк...
Гаязның кызу–кызу итеп сүзләрне өзеп, дәртле итеп сөйләве ШТКларда уйнап чарланганын күрсәтә иде. Лидер командаларга шаяннар һәм тапкырлар тормышның кимчелекле якларын тотып алып, шуны аз сүз белән оста итеп уйнап күрсәтә белергә тиешлеген тагын бер кат төшендерде. Шулай итеп, шаяннар һәм тапкырлар җәмгыятьне сәламәтләндерү, тормышны алга җибәрү өчен үзләреннән өлеш кертә.
— Моңарчы мәктәпләрдә шаяннар һәм тапкырлар үз казаннарында гына кайный иде, — дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. — Район күләмендә ярыш-лар үткәргән юк иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев ШТКларны кузгатып җибәрде. Башта район мәктәпләре 5 зонада чыгыш ясады. Менә бүген иң–иңнәр район күләмендәге ярышка килде. Темасы — “Парклар сезоны”.
... Башланды! Сәхнәгә Арчаның 5 гимназиясе, Утар Аты, Сикертән, Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Өчиле мәктәпләре командалары тезелеп басты. Район мәктәпләренең иң көчле ШТК командалары нинди юмор, нинди үткен сүз белән килде икән? Тизрәк беләсе килә.
Кызганыч, ШТКлар чыгышын бик сөйләп булмый, ул бит уен, аны күрергә кирәк. Шулай да бер уенны сөйләп үтәм. Өчиле мәктәбе командасы тиз генә паркка агачлар утыртты. Ул да булмады, сәхнәгә бау белән танк өстерәп чыктылар. Шуннан калтыр–колтыр килеп таякка таянган бабай белән әби күренделәр. Бабай таяк башына беркеткән кесә телефоны белән танкны өстән фотога төшерде. Аннан эскәмиягә утырдылар да сөенечләрен яшерә алмыйча кочаклашып, үбешеп алдылар. Ни өчен сөенәләр, дисезме? Социаль ипотекага алган фатирларына кредит акчаларын түләп бетергәннәр икән. Ай–яй, шәп төрттерү бу! Ә командаларда мондый кызыклар аз булмады.
Соңыннан Өчиле командасыннан сорадым:
— Текстны кем язды? Барысын да каян уйлап бетердегез, Интернеттан күчердегезме?
— Укытучылар белән үзебез уйлап чыгардык, — диде команда бертавыштан.
Команданы ярышка укытучылар Венера Гарипова, Гөлназ Мөхәммәтшина, Ләйсән Шакирова әзерләгән. Команданың оста уенчысын әйтеп үтәсе килә. Ул — 9 сыйныф укучысы Алмаз Җиһангиров. Алмазның үзе белән сөйләштек. Хыялы табиб булу икән. Без Алмазның хыяллары тормышка ашуын телибез.
Хәсәншәех командасы Гран–прига лаек булды. Өчиле мәктәбе командасы — 1нче, Яңа Кенәр, Сикертән мәктәпләре командалары — 2нче, Арчаның 5 гимназиясе, Утар Аты мәктәбе командалары 3нче урынны алды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев командаларга бүләкләр тапшырды.
Соңыннан республиканың ШТКлар лидеры Гаяз Гыйльмановтан:
— Безнекеләр ничек чыгыш ясады? — дип сорадым.
— Актерлык осталыгы белән аерылып тордылар.
— Бигрәк тә сезгә кемнең уйнавы ошады?
— Өчиле командасыннан Алмаз Җиһангиров, афәрин, әйбәт уйнады!
ШТКлар чыгышы буенча матур башлангыч бар, аны тагын да отышлырак итеп дәвам итәргә инде.
Румия Надршина