Шашканы үстерәсе иде

2016 елның 12 феврале, җомга

Шашканы үстерәсе иде

Ашытбаш мәктәбендә шашка буенча ярышлар булып үтте. Яңа Кишет, Шушмабаш, Курса–Почмак, Пөшәңгәр, Яңа Кенәр, Ашытбаш, Балтач мәктәпләреннән һәм Ашытбаш балалар бакчасыннан барысы 78 бала катнашты.

“Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин тырышып йөрмәсә, берәүгә дә кирәкми бу ярышлар”, – дип әйтүчеләр дә булды. Спорт залы тулы балалар иде. Хәтта Ашытбаш балалар бакчасы нәниләре дә килгән. Бакча мөдире Гөлнара Каюмовадан:

– Сез үзегез шашка, шахмат уйный беләсезме? – дип сорыйм.

– Беләм, – дип елмая Гөлнара ханым. – Яңа Кишет мәктәбендә укыдым бит мин, Әмир абый Шәяхмәтов өйрәтте безне шашкага!

Ә Яңа Кишеттә элек-электән Әмир Шәяхмәтов мәктәп директоры булып эшләгән вакыттан ук балалар шашка, шахмат уйнап үсә. Бу акыллы спорт төрен бүгенге мәктәп директоры Фарсель Минҗанов дәвам итә.

– Балалар тәнәфестә дә шахмат уйный, – дип сөйли Фарсель Марселович. – Дәрестән соң да шөгыльләнәбез. – Менә әле яңа гына Мамадышта уйнап, 2нче урынны алып кайттык. 30 районның балалары арасында Салават Сабирҗанов 2нче урынны, Данил Архипов 3нче урынны алды. Һәр ярыш алдыннан мәктәптә чемпионат уздырабыз. Җиңгәннәр ярышка бара. Менә бу ярыш алдыннан да мәктәптә башта бер-берсен сынадылар, җиңүчеләр бүгенге ярышка килде. Мондый алым берәүнең дә хәтерен калдырмый. Шашка, шахматның файдасы бик зур. Бала тәртипкә, түземлеккә, гаделлеккә өйрәнә, уйнаган саен ул бу спорт төренә тирәнрәк керә башлый һәм баланың логик фикерләве үсә, математика, геометрия фәннәрен җиңелрәк үзләштерә.

“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов, Фарсель Минҗанов һәм Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин ярышларны хөкем итте. Хәйдәр дә шашка белән җенләнгән кеше.

– 2007 елда мине район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев чакырып алды да, районда шашканы үстерергә кирәк, диде. Мин Арча спорт мәктәбендә тренер булып эшли идем, – дип сөйли Хәйдәр Зәйнуллин. – Без бу эшкә тотындык. Аерым бүлмә булдырдык. Шашка буенча ярышлар оештыра башладык. Уңышларга да ирешеп торабыз. Шәхсән үзем Татарстан, Россия чемпионнары әзерләдем. Мәктәпне тәмамлагач та алар шашканы ташламады, һаман да үсеш юлында. Ә районда бүген шашканы күтәрергә кирәк.

Хәйдәр Зәйнуллинның сеңлесе Гөлсинә Мәгъсүмова Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә укыта. Ул да балаларны шашка ярышына алып килгән.

– Үзем дә шашка уйныйм, – дип сөйләде ул. – Абый өйрәтте. Мәктәптә 1–2 сыйныфлар шашка уйный, 3–4 сыйныфлар – шахмат. Атнага бер тапкыр шөгыльләнәбез. Аннан балалар бу уеннарны Апаз мәктәбендә Халит абыйлары белән дәвам итә. Районга барып, җиңеп кайткан вакытлар булды.

Ашытбаш мәктәбе тренеры Сөләйман Галиуллин:

– Шашка буенча кайсы ярышка барсагыз да, менә шушы кешеләрне күрерсез, – дип, ярышта катнашкан командаларның тренерларын күрсәтте.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: башлангыч мәктәпләр арасында Пөшәңгәр мәктәбе командасы (тренеры Гөлсинә Мәгъсүмова) 1нче урынны алды. Төп һәм урта мәктәпләр арасында 1нче урынны Ашытбаш мәктәбе (тренерлары Яңа Кенәр балалар иҗат йортыннан Сөләйман Галиуллин, Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов), 2нче урынны Шушмабаш мәктәбе (тренеры Рәҗәп Вилданов), 3нче урынны Яңа Кишет мәктәбе (тренеры Фарсель Минҗанов) яулады. Иң оста уенчыларны сайттан карап белерсез. Ә инде ярышны оештырган Сөләйман Галиуллинга, Наил Сабирҗановка, балаларны кайнар аш белән сыйлаган, призчыларны бүләкләгән Ашытбаш мәктәбе коллективына, директоры Рәмизә Кавиевага рәхмәттән башка сүз юк.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International