Бәхеттә узган гомер
Тынгысыз йөрәкле, искиткеч дини гыйлемле, тик тормас, сокланырлык кеше ул бүгенге мәкаләмнең герое Арча станциясе мәчете имам–хатыйбы Хәлим хәзрәт Кәримов. Әйе, җитмеш яше тулганда институт тәмамлап, бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән кешегә ничек сокланмыйсың ди! Хәлим абый күптәннән таныш миңа, тик очрашып сөйләшкәннән соң ул бөтенләй башка яктан ачылды. Аңа карата хөрмәтем, соклану хисем тагын да артты.
Тирә–якта һөнәрчелеге – саман кирпечләре һәм читекләре белән дан тоткан, заманында гөрләп торган милли аяк киемнәре фабрикасы булган Колачы авылыннан ул. Туган көне документта 1948 елның 1 гыйнвары дип билгеләнгән. “Чынлыкта, әнием (Сания исемле иде ул) арпа урак өстендә тудың, дип сөйли иде. Әнә шулай тормышымның башы да хикмәт белән башланып киткән минем – Аллаһ Тәгалә туган көнемне яшергән, – дип сүзен башлады Хәлим абый. Әтисе Кәрим абзый Ленинград блокадасында катнаша, Ладоганы ике мәртәбә кичеп, исән–сау әйләнеп кайта. Аны тиздән авыл Советы рәисе итеп билгелиләр, шул ара эчендә Сәвит Кәрим дигән кушамат та тагыла үзенә.
Әмма кечкенә Хәлим дини тәрбия алып үсә. “Ул вакытларда мәчет, намаз турында сүз дә юк, гаетне дә качып кына, зиратта укыйлар. Әнием: “Әтиеңә ярамый инде, син булсаң да барып кайт гаеткә”, – дип озатып җибәрә иде. Гаеттә булган өчен мәктәпкә баргач эләгә тагын, ачуланалар... Нишлисең бит...” – дип сөйли ул.
Колачыда башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан Урта Сәрдә мәктәбендә укый, 8 сыйныфны Казан шәһәре мәктәбендә тәмамлап, Казанда һөнәр училищесында белем ала. Аннан инде армия сафлары – Калуга, Егорьевск шәһәрләре. “Кайда гына булсам да, авыл үзенә тартты. Кайттым. Үзебезнең фабрикада слесарь–көйләүче булып эшкә урнаштым”. Заманында гөрләп торган фабрика турында горурланып, яратып сөйли Хәлим абый. Надежда Крупскаяга, Индира Гандига читекләр бүләк иткән фабрика бит ул! “Колачыда булганда да, фабрика Арчага күченгәч тә тырышып, хезмәтемне яратып эшләдем мин. Мактау тактасында да “эленеп” тордым, министрлык грамоталарына да лаек булдым. Әмма елга бер–ике “выговорсыз” булмый иде. Туры сүзлелегем дә булгандыр, башка сәбәпләре дә бар иде...” – дип сөйли ул фабриканың гөрләп торган чакларын хәтерендә яңартып.
“Раббыбыз Аллаһның рәхмәтендә яшәгәнлеген кеше үзе дә аңлап бетерми икән шул, әмма Ул күп бәлаләрдән саклый, яклый икән”, – ди героем. Әйе, нәрсә этәргеч булгандыр, Хәлим абый үзе дә белми, әмма 45 яше тулган көннәрдә үзлегеннән гарәп язуын өйрәнә башлый ул. Шулай бервакыт бер китап артында игълан күреп ала: Казандагы “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәгә укырга чакырганнар. “Бардым, ул вакытта әле намаз да юк иде, читтән торып уку бүлегенә алдылар. Тик шуннан күп тә үтмәде, тагын да хикмәтлерәк вакыйга булды: станциядә мәчет төзелеп беткән иде, уйламастан–нитмәстән шунда имам итеп сайладылар да куйдылар мине!” – дип сөйли Хәлим хәзрәт.
Җиң сызганып эшкә керешә ул. Иганәчеләр булышлыгы, халык ярдәме белән мәдрәсә дә төзелә, укулар башлана, балалар өчен лагерьлар оештырыла. Тик көтмәгәндә тагын бер вазыйфа йөкләнә аңа – “Изгеләр” мәчетенә дә имам–хатыйб итеп билгелиләр! Мәдрәсәне тәмамлый да, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлегенә укырга керә. Әмма пәйгамбәребезнең “Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем ал”, – дигән хәдисен җелегенә кадәр сеңдергән Хәлим хәзрәтне бу гына канәгатьләндерми, ул дөньяви диплом бирүче Россия ислам институтына юл тота. Аны да уңышлы тәмамлый. Соклангыч бит! Менә шулай кулында дөньяви дипломы да булган бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән Хәлим абый кебек җитмешенче дистәне тутырып килгән имамнар тагын бар микән?! Мөгаен, андыйлар бик сирәктер. Бары үҗәт, таләпчән кешеләргә генә хастыр андый гыйлем. Әмма мактанып йөрми ул. Дин буенча сорау белән килүчеләргә исә нигезле җавап бирә.
... Барына канәгать булып, югына көенмичә, бәхетле була белүче кеше ул! Янәшәсендә терәге булган тормыш иптәше Гөлшат абыстай, “әти” дип өзелеп торган балалар, һәрчак ярдәм итәргә әзер сеңелләре Фидәлия, Рәсимә, Вәсимә, туганнары, менә дигән кода–кодагыйлары. Яратып башкарган хезмәте бар. Әйе, бәхетле кеше ул! Аның бит Саклаучысы, Як- лаучысы, Хикмәт иясе булган Аллаһ Раббысы бар!
Рәсилә Гарифуллина