Депутат канәгать калды

2016 елның 12 феврале, җомга

Депутат канәгать калды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин 10 февральдә Утар Аты авыл җирлегендә халыкның яшәеше белән танышты.

Депутат башта Утар Аты төп гомуми белем мәктәбендә булды. Директор Гөлназ Гыйниятуллина узган ел нык-лап төзекләндерелгән мәктәптәге үзгәреш- ләрне күрсәтеп йөрде. Әлеге уку йорты яңа төзелгән диярсең. Балкып торган коридорлар, уңайлы кабинетлар, менә дигән спорт залы, ашханә.

— Ата–аналарның, укытучыларның кәефләре күтәрелде, ул укучыларның шатлануларын күрсәгез! — ди директор.

Рауил Рәхмәтуллин укучылар белән үткәрелгән парламент дәресендә катнашты. Малайлар һәм кызлар парламент тарихы, илебездә, республикада, райондагы дәүләт органнары турында үзләре белгәннәрне сөйләделәр. Аннан соң депутат абыйлары сүз алды, кыскача үзенең хезмәт юлы, депутат эшчәнлеге турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

— Мәктәбегез бик күркәм, — диде ул. — Сезгә тырышып укырга, белемнәрне тирәнтен үзләштерер- гә кирәк, киләчәктә тәрбияле, илгә лаеклы кешеләр булырсыз дип ышанам.

Мөхтәрәм кунак Дәүләт Советы эше, закон иҗат итү үзенчәлекләре, законнарның тормышы- бызда нинди мөһим роль уйнавы турында әйтеп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов дәреснең кызыклы, файдалы узуын билгеләп үтте.

Шушы көнне Утар Аты авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче кешеләр җыены узды.

Җыенда авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов 2015 елда башкарылган эшләр турында хисап ясады.

Әлеге җирлеккә кергән авыллар халкы колхоз беткәч ятим калгандай булды. Еллар үтү белән әлеге ятимлек хисе кими төште, Югары Аты авылы “Игенче” ширкәте ярдәменә таяна. Ә менә Утар Аты, Орнашбаш, Субаш Аты авыллары халкы инвесторлар алышынуыннан алҗып бетте. Таулар вәгъдә итеп киләләр дә, шыпырт кына таялар. Әле менә соңгылары да пай җирләре өчен килешүне бер елга гына төзеделәр, дип сөйләделәр. Җир белән бер генә ел эшләп буламы икән, дигән сорау туа.

Авыл җирлеге башлыгы үзара салым акчаларының күпме җыелуын, кая тотылуын урамнар буенча аерымлап сөйләде. Монда шулай эшлиләр. Җыелган һәм артып кайткан акча шул урамның үзенә тотыла.

Утар Аты авыл җирлеге быел урам утларын яңарту программасына кертелде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгыту өчен ташламалы кредитлар алучылар шактый.

Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International