Матур итеп эшлисез

2016 елның 12 феврале, җомга

Матур итеп эшлисез

“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.

— Барлык тармакларда үз кешеләребез эшли, — дип куанып сөйләде җитәкче хисап җыелышында. — 2015 ел безнең өчен бик уңай килде. Терлекчелек иң күп акча кертте. Бөтен бригадаларның да өлеше тигез. Кергән акчаның 80 проценты терлекчелеккә туры килә.

Соңгы елларда игенчелектә бераз артка чигенеш бар. Дөрес, игенне игәләр, бәрәңге үстерәләр. Ашламалар алу кыенлашты. Чәчү сроклары соңара, техника еш ватыла. Шактый гына яңа техника алганнар, быел уңай якка үзгәреш булыр дип өметләнәләр. “Безнең 500 тонна рапс саткан елларыбыз да бар иде”, – диде Р.Хәйруллин.

Белгечләр чыгышлары да анализлы, уйландырыр- лык иде. Баш икътисадчы Фаил Котдусов хезмәт алдынгыларын әйтеп үтте. Миләүшә Петрова, Розалия Вәлиева узган ел 6406–6200 килограмм сөт сауган. Бозау караучылар Лилия Зарипова, Рәис Шәмсетдинов 700 граммнан артык тәүлеклек үсеш алган. Тракторчылар Фәнис Вәлиуллин 11575 эталон–гектар эш башкарган. Мидхәт Мифтахов — 1722, Рәдис Низамов 1634 тонна ашлык суктыр- ган. Шоферлар Фәнил Сираҗиев, Гайсә Вәлиуллин 465–455 мең тонна–километр йөк ташыган.

Намус белән эшләп, гомуми уңышларга лаеклы өлеш керткән кешеләр күп алар. Хуҗалык җитәкчесе һәрберсенә җылы сүзен әйтеп бүләкләр тапшырды.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов үзенең чыгышында әлеге территориядә булган барлык мәсьәләләрне хәл итүдә “Северный” ширкәтенең ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Бу терлек азыгы белән тәэмин итүдән башлап, социаль–мәдәни, спорт һ.б. өлкәләрне үз эченә ала.

Узган ел шәхси хуҗалыклар 1625 тонна сөт саткан. Илдус авылында Азат Сафин хуҗалыгы 8 сыер асрый, былтыр 24950 килограмм сөт тапшырганнар, Шушмабашта Фаил Гомәров хуҗалыгында 5 сыер бар, 17400 килограмм сөт сатканнар.

Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә учреждениеләре тотрык- лы эшли. Спорт чаралары даими үткәрелеп тора. Шушмабаш, Носы мәктәпләрендә көрәш секцияләре оештырылган, хоккейны бик яраталар.

Үзара салым акчаларына бик күп эшләр башкарылган, урамнар, зиратлар, басмалар төзекләндерелгән һ.б.

— Сезнең горурланыр- лык уңышларыгыз бар, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Бер гектар сөрүлек җирләренә туры килә торган акча буенча да күрсәткечегез әйбәт. Басуларыгыз чиста, терлекчелек буенча матур итеп эшлисез, фермаларыгызда һәрвакыт тәртип. Мөмкинлекләрегез дә зур. Заманында иң күп бәрәңге үстергән хуҗалык бу. Иң зур байлыгыгыз — кешеләрегез бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International