“Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!”

2016 елның 12 феврале, җомга

Мәктәптә “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т.,  Зәйнуллина Р.Ф. беренче класс укучылары белән уздырды. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар янгынның нинди фаҗигага китерүен  күрсәткән рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмдә балалар төрле әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” һәм “Кызыл калфак” әкиятләрендә  урманда ут якмаска, “Өч аю” һәм “Өч дуңгыз баласы” әкиятләрендә  газ һәм үтүк белән сак эш итәргә кирәклегенә төшенделәр. Кичәгә  Арча янгын сүндерү  оешмасыннан инспектор Мухаметов И.Р.  килде. Ул чыгыш ясап, балаларны ут белән сак булырга өндәде. Ахырдан укучылар янгын куркынычсызлыгы турында  мультфильм карадылар. Кичә барыбызга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International