Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары үткәрелде

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

13 февраль 2016 елда  Арча  боз сараенда 2001 нче һәм олырак яшьтәге балалар арасында  Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары  үткәрелде. Ярышта Шушма, Түбән -Аты, Апаз, Утар-Аты, Яңа Кырлай, Арчаның 5 гимназиясе һәм Арчаның беренче мәктәп командалары катнашты. Әлеге турнирда  Арчаның 5 гимназиясе командасы I урынны, Утар-Аты командасы II, Арчаның беренче мәктәп командасы III урынны яулады. I урынны алган команда Кубок , призлы урын алган һәр команда членнары медалләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Һәр команданың иң яхшы уенчысына истәлекле бүләк тапшырылды.

Турнирның төп оештыручысы һәм спонсоры Арча районы  Хоккей   Федерациясе җитәкчесе Хайруллин Рөстәм Габдуллажанович. Шулай ук спонсорлар- Мингазов Ринат Василоваич, Арча сөт комбинаты директоры Закиров Алмаз Габдулбарович, СХП “Татарстан”  җитәкчесе Марданов Рүзәл Әбүкарамович, ИП «Тухватуллин Динар Ильдарович», Агрофирма «Курса»  җитәкчесе Гиләзетдинов Рәүф Гильмутдинович, ООО «Степ»-Степанов Равиль, ООО «Агроснаб»-Зиннатов Рифат.

Киләчәктә дә  бу җиңгән командаларга унышлар теләп калабыз һәм бу уенны оуштыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International