Ел укытучысына көрәш бара

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Ел укытучысына көрәш бара

Кукмарада “Ел укытучысы – 2016” зона конкурсы булды. Әлеге конкурс республиканың 9 зонасында үтә.

Кукмара лицеенда Арча, Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара районнары укытучылары катнашты. Безнең районнан Арчаның 2нче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Ибраһимова, Арчаның 3нче мәктәбеннән физкультура укытучысы Рифат Мөхәммәтсафин, Яңа Кенәр мәктәбеннән математика укытучысы Марсель Галәветдинов бәйгедә сыналдылар. Беренче көнне конкурсантлар ачык дәрес күрсәтте, ә икенче көнне – осталык дәресе. Әлеге бәйгедә катнашкан һәркемгә баллар куелды һәм сертификат бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең районнан Рифат Мөхәммәтсафин – икенче, Гөлфия Ибраһимова өченче урынга лаек булды, ә яшь укытучылар арасында Марсель Галәветдинов өченче призлы урын алды. Һәр зонадан иң күп балл жыючылар республика конкурсына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International