«Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар»

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

“Көнчыгыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы белән үтүче мәдәни–спорт чарасына чакыра. Ул 21 февральдә Арчаның бишенче гимназиясендә булачак. Башлана 11 сәгатьтә. Программада спорт ярышлары, төрле бәйгеләр, юмор осталары, җырчылар, биючеләр чыгышлары, флеш–моб, чаңгы ярышлары һәм башкалар. Кыр кухнясы эшләячәк. Анда солдат боткасыннан авыз итәргә, коймак белән чәй эчәргә мөмкин булачак. Рәхим итегез! 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International