Азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Казый Җәлил хәзрәт азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин, ди. Көнчыгыш мәчетендә узган бәйгегә йомгак ясаганда казыебыз шулай дип белдерде. Мәсәлән, “ләәә” дип сузып әйтсәң, гарәпчә “юк” мәгънәсендәге, ә инде “лә” дип китсәң, “әлбәттә” сүзе килеп чыга икән. Шуңа күрә ул имамнарга азан әйткәндә бик игътибарлы булырга кушты. Хәзер диндәге ирек, шул исәптән азанны курыкмыйча кычкырып әйтә алуыбыз Аллаһның безгә биргән нигъмәте ул, дип белдерде казый. Бәйгегә килгәндә, шәҗәрә, дини белем һәм азан әйтү турлары нәтиҗәләре буенча беренче урын Сеҗе авылы имамы Илдар Заһидуллинга бирелде. Бәйгедә катнашкан барлык имамнарга да мөхтәсиб Раил хәзрәт рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. Чараны бик матур итеп Рәмис хәзрәт һәм Рая абыс-тай алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International