Арча муниципаль районының хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.
Утырышта район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Хәйретдинов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.